Инбер Шәфыйков

From Wikipedia, the free encyclopedia

Инбер Шәфыйков
Remove ads

Инбер Шәфыйков, Инбер (Иңбер) Вәгыйзь улы Шәфыйков (1941 ел, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим2001 ел, РФ, ТР, Яр Чаллы) — үзешчән композитор, җырчы, музыкант, курайчы. Яр Чаллыда һәм тирә-як районнарда бик күп балаларны курайда уйнау серләренә өйрәткән педагог..

Кыска фактлар Төп мәгълүмат, Тугандагы исеме ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1941 елда Татарстан АССР Мөслим районы үзәге Мөслим авылында укытучылар гаиләсендә туган. Бертуганнары — Асия, китапханәче; Мэлс, токарь; Лена (Мөслимә Шәфыйк, 1937―2023 [1]), радиожурналист; Рәшит (1949), атказанган хәрби очучы[2]. Инбер яшьтән үк халык уен кораллары белән кызыксына. Армиядә хезмәт иткәндә хәрби тынлы уен кораллары оркестрында уйный. Казан музыка укуханәсен тәмамлый. Студент елларыннан ук көйләр язу белән мавыга. Әлмәт, Алабуга музыка һәм сәнгать укуханәләрендә укыта. 1970 елдан Яр Чаллы шәһәрендә яши.

Remove ads

Иҗаты

Композитор һәм курай ясау остасы Ифрат Хисамов белән танышып, үзе дә курай ясау эшенә керешә. Яр Чаллының шәһәр балалар үзәгендә бик күп балаларны курайда уйнау серләренә төшендерә. Иңбер Шәфыйков — гомеренең 30 елын сәхнәгә багышлап, татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән, күп еллар «Чулман» ансамблен җитәкләгән үзешчән композитор, җырчы, курайчы.

1993 елда Яр Чаллының шәһәр балалар иҗат сарае каршындагы «Нур» милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлегенең беренче җитәкчесе итеп билгеләнә. Үзе җитәкләгән бүлектә курайчылар, гармунчылар ансамбльләре оештыра. Шәкертләрен олы сәхнәгә чыгара[3].

2001 елда Чаллы шәһәрендә вафат.

Remove ads

Хәтер

  • 2011 елдан Яр Чаллыда Инбер Шәфыйков истәлегенә республикакүләм «Моңлы курай» курайчылар бәйгесе оештырыла[4][5].

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads