Резеда Вәлиева
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Резеда Вәлиева — татар шагыйрәсе.
Remove ads
Тәрҗемәи хәл
1930 елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәнбикә авылында туа. Әтисе Тәфкалүн Хаммат улы Вәлиев – РСФСРның атказанган укытучысы, 40 ел укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләгән. Әнисе Марзия – башлангыч сыйныфлар укытучысы. Резеданың бала чагы һәм мәктәп еллары Салават районының Лаклы, Михайловка һәм Каратаулы авылларында уза. 1947 елда Каратаулы урта мәктәбен тәмамлый.
Урта белем алганнан соң, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Аннары утыз елдан артык Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли.
1960 елда аның “Минем дусларым” дигән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Шуннан соң “Калган эшкә кар ява” дигән әкият-поэмасы, “Нәниләргә бүләк”, “Канатлы җайдак”, “Пионерка Гөлназ”, “Якты йолдызым”, “Батырлык турында җыр”, “Ипекәем, ипекәй”, “Әниемә бүләгем”, “Зәңгәр иртә”, “Язгы сулар”, “Шиңмәс чәчәкләр”, “Дәү әнигә барабыз”, “Китмә, сөю” дигән шигъри китаплары дөнья күрә. Шагыйрә тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Татар балалары Н.Верзилинның “Робинзон эзләреннән”, Н.Поповның “Андрейның яшьлеге”, Л.Воронкованың “Дәү апа”, А.Бартоның “Безнең бәйрәм”, С.Михалковның “Дустым белән икебез” һ.б. әсәрләрне аның тәрҗемәсендә укыйлар.
2022 елның 19 октябрендә 92 яшендә Казанда вафат [2]. Шагыйрә Яңа бистә зиратында җирләнгән [3].
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads