Сергей Скрябин
җинаятьчел төркем җитәкчесе From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сергей Скрябин, Сергей Леонид улы Скрябин (рус. Сергей Леонидович Скрябин; кушаматы — «Скряба»; 1956 елның 18 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан — 1994 елның 28 феврале, РФ, ТР, Казан) — «Тяп-ляп» җинаятьчел төркеме җитәкчеләреннән берсе.
Remove ads
Биографиясе
1956нең 18 маенда Казанда туган. Әнисе Галина «Радиоприбор» заводында, үги атасы Леонид Иозефсон — синтетик каучык (СК-4) заводында җитәкче урыннарында эшләгәннәр. Гаиләсе белән Тукай урамында, «Теплоконтроль» заводы тирәсендәге йортларда, аннары Жданов урамында (9/Агрономия ур., 2 йорты) яшәгән[1]. Казанның 48 нче мәктәбендә белем алган, үсмер чагында самбо белән шөгыльләнгән. Мәктәп бетергәчтен Казан пединститутында[2] йә КХТИдә[1][3] укыган; СК-4 заводының «Космический» пионерлагерендә әйдәман булып эшләгәнлеге дә билгеле.
1970 елларда Тяп-Ляп ОҖТсына кушылып ул ОҖТнең җитәкчеләреннән берсе әйләнгән, аның «уйлау үзәге» булып саналган. Цеховиклардан (яшерен эшкуарлардан) янап акча алу, алдаркараклык (мошенниклык), рэкет белән шөгыльләнгән[2]. 1978 елның 31 августы вакыйгасында катнашмаса да, «Тяп-Ляп»ның күпчелек әгъзалары кебек үк кулга алына. Бандитлыкта гаепләвеннән котылып калып, талауда гына гаепләнеп, 11 ел төрмәгә хөкем ителә.
Төрмәдән чыккачтын эшкуарлыкка кереп китә. 1994нең 28 февралендә Җиңү проспектындагы яшәгән йорты янында атып үтерелә. Кабере Казанның Архангел зиратында.
Remove ads
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads