Станислав Маркелов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Станислав Маркелов
Remove ads

Станислав Юрьевич Маркелов (1974 елның 20 мае, Мәскәү2009 елның 19 гыйнвары, Мәскәү) — Россия адвокаты, хокук яклаучысы, Хокук өстенлеге институты президенты, «Коллективное действие» институты хезмәткәре.

Кыска фактлар Станислав Маркелов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тормыш юлы

Станислав Маркелов 1974 елның 20 маенда Мәскәүдә туа. Дәүләт Думасы депутаты Михаил Маркеловның эне[4][5].

721 нче мәктәпне тәмамлый, Андрей Новиков-Ланский белән бер сыйныфта укыган. 1993 елның октябрь вакыйгалары вакытында Мәскәүдә Максимилиан Волошин исемендәге санитар дружина эшендә катнаша, зыян күрүчеләргә ярдәм итә[6]. 1994 елда «Эшче каршылык» бәйсез профсоюзы белән хезмәттәшлек итә[7]. Маркелов Россиянең социаль-демократик партиясе әгъзасы, «Студентлар яклау» профсоюзы башкарма комитеты әгъзасы, 1995 елның 12 апрелендә Мәскәүдә иң зур студентлар демонстрациясен оештыручыларның берсе була[8].

1996 елда Мәскәү дәүләт юридик академиясен тәмамлый. 1997 елдан — Республика ара адвокатлар коллегиясе әгъзасы, Халыкара адвокатлар берлеге һәм халыкара адвокатлар клубы әгъзасы.

2006 елдан — Хокук өстенлеге институты президенты. Социаль форумнар эшендә һәм оештыруда катнашкан[9].

2007 елда хәзерге Россия анархизмына багышланган «Прямухинские чтения» конференциясе эшендә катнаша[10].

2008 елда — Малмёдә (Швеция) узган Европа социаль форумында Россия делегациясен оештыручыларның берсе[11].

Remove ads

Үтерү

2009 елның 19 гыйнварында Мәскәү үзәгендә, Причистенк урамы буенча 1 нче йорт янында атып үтерелә[12]. Маркелов янында МДУ журналистика факультетының 5 курс студенты, «Новая газета»ның штаттан тыш журналисткасы, анархо-экологик хәрәкәт активисты Анастасия Бабурова була[13]. Анастасия башына яралана һәм шул ук көнне кичен хастаханәдә үлә. Станислав шунда ук һәлак була.

2009 елның 27 октябрендә аның абыйсы, «Справедливая Россия» партиясенең Тверь бүлеге җитәкчесе Михаил Маркелов хәбәр иткәнчә, Станиславны үтерүчеләр табылган[14].

2009 елның 5 ноябрендә Мәскәүнең Басманный суды Никита Тихоновны һәм аның дусты Евгения Хасисны кулга алу өчен санкция бирә, аларга җинаять кодексының 105 маддәсенең 2 нче өлеше буенча — «ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча гаеп белдерелгән[15]. 2011 елның 28 апрелендә Тихонов һәм Хасис присяжныйлар суды тарафыннан Маркелов һәм Бабурованы үтерүдә гаеплеләр дип табылган[16].

2011 елның 6 маенда Тихонов гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән, Хасис 18 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads