Чапаевка һәйкәл (Самар)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Чапаевка һәйкәл (Самар)map
Remove ads

Санкт-Петербургтагы Чапаевка һәйкәле белән бутамаска.

Кыска фактлар

Кыска фактлар

Самарда Чапаевка һәйкәл (рус. Памятник Чапаеву (Самара)) — Ватандашлар сугышының каһарманы Василий Иванович Чапаевка (1887-1919) Самар шәһәренең Чапаев мәйданында, Горький исемендәге Самар дәүләт драма театры бинасы каршына куелган монумент.

Remove ads

Тарих

Һәйкәл 1932 елда Октябрь инкыйлабының 15 еллыгы уңаеннан куелган. Архитектор И. Г. Лангбард, скульптор М. Г. Манизер эше.

Һәйкәлнең Самардагы төп нөсхәсе 1932 елда Ленинградта «Монументскульптура» заводында коелган. Самарга җибәрү алдыннан аны С. М. Киров күреп ала һәм автордан Ленинград шәһәре өчен күчермәсен ясавын сорый. Лениград өчен һәйкәл күчермәсе 1932-1933 елда коела һәм хәзерге вакытта Санкт-Петербургның С. М. Буденный исемендәге элемтә хәрби академиясе алдындагы мәйданда урнашкан.

Remove ads

Тасвирлама

Һәйкәлнең гомуми биеклеге 4,5 м (аслыкның биеклеге 1,3 м һәм скульптур группаның биеклеге — 3 м). Бронза авырлыгы — 12 тонна.

Композициянең үзәгендә Василий Иванович Чапаев. Чапаевны ясау өчен В. И. Чапаевның йөзе белән әтисенә охшаган улы Александр чакырыла. Чапаев янында 7 кеше: башкорт (образ булачак шагыйрь, хәрби табиб Гайсә Йосыповка (1905-1941) карап ясалган), комиссар, матрос, ялчы, эшче, партизан, кызыл гаскәри.

Remove ads

Моны да карагыз

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads