Шайморатов генерал
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Шайморатов генерал— Кадыйр Даян cүзләре, Заһир Исмәгыйлев музыкасына язылган Бөек Ватан сугышы чорындагы патриотик җыр. Изге сугыш җыры кебек «Шайморатов генерал» җыры Җиңү көне уңаенан еш яңгырый.
Тарихы
Бөек Ватан сугышы вакытларда Габдрахман Хәбибуллин башкаруында Башкорт АССР-ында радиотапшырулар эфирда чыга башлый. Исеме генерал-майор, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы каһарманы, атаклы 112-че (соңыннан 16-чы Чернигов гвардия) Башкорт кавалерия дивизиясенең командиры Миңлегали Шайморатов белән бәйле.
Соңрак, 1942 елгы версиядагы «Агыйделнен суын эчкән, тугаенда көн иткән'» сүзләре «Шәйморатов яу кырында, дошманнарны көл иткән» сүзләренә алмаштырыла. Ә «Башкорт дигән ир намыслы уллар үстергән Урал» сүзләре нейтраль «Ватан өчен җан кызганмый, синең улларың, Урал» сүзләренә алмаштырыла.
Remove ads
Сүзләре
Текст фрагмент:
Башкортлар китте сугышка,
Озатып калды күк Урал;
Ат уйнатып, алда бара
Шайморатов генерал.
Шәйморатов яу кырында
Дошманнарны көл иткән;
Утта янмый, суда батмый,
Сай, батыр да ир икән.
Башкаручылар
Җыр ARGYMAK[1], Артур Туктагулов, Илфак Смаков[2] һәм башка җырчыларның репертуарында бар.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads