БТК Башкарма комитеты җитәкчесе From Wikipedia, the free encyclopedia
Данис Фәнис улы Шакиров (15.10.1988, СССР, РСФСР, ТАССР, Менделеевск районы, Менделеевск) – 2020 елның сентябреннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. VII чакырылыш (2024―2029) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (2024―2024).
Данис Шакиров | |
---|---|
Туган телдә исем | Данис Фәнис улы Шакиров |
Туган | 15 октябрь 1988 (35 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Менделеевск районы, Менделеевск |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР → Россия |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | филолог |
Эш бирүче | Бөтендөнья татар конгрессы |
Җефет | Гөлнара |
Балалар | улы Әмир |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре |
1988 елның 15 октябрендә ТАССРның Менделеевск шәһәрендә туган. Мәктәптә татар сыйныфында укыган. 2011 елда «Филология» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын кызыл диплом белән тәмамлаган. КФУда аспирантура тәмамлап, филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (фәнни җитәкчесе профессор Әлфия Йосыпова).
Бөтендөнья татар конгрессында студент чагыннан эшли: ихтыярый булып кереп, БТКның бөтен баскычларын үтә.
2011-2014 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында әйдәп баручы референт, конгрессның Татарстандагы җирле оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе.
2014-2015 елларда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли идарәсендә эшли, төбәкара хезмәттәшлек сораулары белән шөгыльләнә.
2015-2020 елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.
2020 елның сентябреннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.
2024 елның 8 сентябрендә (бердәм тавыш бирү көнендә) сайланган җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат итеп уздырылган. Сәрия Сабурская мандаттан баш тарту сәбәпле, әлеге мандат «Бердәм Россия» партиясе кандидатларының республика исемлегендә чират тәртибендә киләсе урында булган Данис Шакировка тапшырылган[1].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.