From Wikipedia, the free encyclopedia
Сарман районы байрагы (рус. Флаг Сармановского района) — Татарстанның Сарман районы рәсми символларының берсе (байрак).
Байрак турында нигезләмә һәм байракның тасвирламасы 2006 елның 2 мартында Сарман муниципаль районы район шурасының 52нче карары белән раслана[1].
РФ дәүләт геральдика регистрына 2294нче сан белән,
Татарстанның геральдика реестрына 43нче сан белән теркәлгән.
Татарстан Республикасы | |
Россия Федерациясе | |
Раслау вакыты | |
---|---|
Дәүләт геральдик регистрында номер |
2294 |
Байрак авторы |
Р. Хәйретдинов, Р. Салихов, И. Миңнуллин, К. Мочёнов, О. Афанасьева, К. Переходенко |
Идея флага |
Р. Ямашев |
Нисбәте |
2:3 |
Сарман районы байрагы киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттә булган туры почмаклы, яшел тукымадан гыйбарәт. Сапка якын урнашкан һәм тукыманың буш кырына (сапка каршы якка) кадәр сузылучы кызыл, өчпочмаклы чөйгә фигурасы тукыма киңлегенең 2/3 өлешен алып торучы сары сандугач сурәтләнгән
Байрак район гербына нигезләнеп эшләнгән, символлар теле белән һәм аллегорияләр ярдәмендә район халкының мәдәни, табигый һәм икътисади үзенчәлекләрен чагылдыра.
Район байрагында сурәтләнгән сандугач образы күтәрелеш, иҗат итү символы булып тора. Җырлаучы сандугач җирле халыкның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге уңышларын күрсәтә. Кошлар кешеләрдә һәрвакыт гадәти булмаган хисләр тудыра; җирдән күтәрелеп күккә оча алулары рухи үсеш һәм иҗат белән бәйле сыйфатларга ия, дип исәпләнгән.
Җирлеккә кергән кызыл чөй алга омтылыш, халыкның хезмәт сөючәнлеге, ныклыгы, оптимизмы белән ирешелә торган үсеш һәм камилләшү юлын тасвирлый.
Районның икътисади үсеше, аның хуҗалык итүенең нигезе булган авыл хуҗалыгы табигать, сәламәтлек, уңдырышлылык һәм үсеш символы булган яшел төс белән күрсәтелгән.
Сары төс (алтын төсе) — байлык, тотрыклылык, ихтирам һәм акыл символы.
Байрак Татарстан Республикасы Президентының Геральдика шурасы һәм РФ Геральдистлар берлеге тарафыннан эшләнгән.
Байракның эскизларын әзерләүдә Җәлилдән үзешчән рәссам Раил Ямашев күп көч куя: 50 ләп эскиз ясый. Авторлар группасының ин актив әгъзасы Р. Ямашев яңа гербны һәм байракны район Советы утырышына кертер алдыннан (2006) вафат була[2].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.