From Wikipedia, the free encyclopedia
Спорт ориентлашуы — катнашучылар спорт картасы һәм компас ярдәмендә тирә-юньдә урнашкан контроль пунктларны (КП) узарга тиеш булган спорт төре. Нәтиҗәләр дистанция узу вакыты (кайбер очракларда штраф вакытны исәпкә алып) яки җыелган баллар саны буенча билгеләнә[1] .
Спорт ориентлашуы ярышлары, катнашучыларның җенесенә, яшенә яки осталык дәрәҗәсенә карап, төрле төркемнәр буенча формалашып, үткәрелә. Дистанция авырлыгы һәм аның озынлыгы җенес, яшь төркеменә һәм тирә-юньнең катлаулылыгына карап билгеләнә. Шул ук вакытта дистанция (маршрут) барлык катнашучылар өчен билгесез булырга тиеш, шул ук вакытта дистанция үзенә сәләтле һәм физик яктан яхшы әзер булган спортчы тарафыннан кичерелә алырлык кыенлыклар кертергә тиеш[2] .
Тирә-юньдә ориентлашу сәләте һәм осталыгы Борынгы дөнья чорларыннан кулланылган, әмма тарихи фактлар турында сөйләү Аурупаның төньяк илләренең хәрби ярышларыннан башлау хәерлерәктер. Спорт буларак ориенлашуның килеп чыгышын гадәттә XIX гасыр азагына бәйлиләр. Ул чакта Швеция, Норвегия һәм Бөек Британия хәрби гарнизоннары арасында ярышлар уза башлады.
Беренче массакүләм гражданнар ориентлашу ярышы Осло шәһәре (Норвегия) янында Thjalve спорт клубы тарафыннан 1897 елның 31 октябрендә уздырылды. Беренче тапкыр заманча ориентлашу ярышы 1918 елда узды. Стокгольм һәвәскәр спорт ассоциациясе президенты майор Эрнст Килландер, үзенең хәрби тәҗрибәсенә нигезләнеп, швед авылларының табигый мохитен яңа спорт төрендә кулланырга булды. Ул таулы-чокырлы җирдә ярыш уздырырга булды, ләкин йөгерүчеләр анда карта һәм компас ярдәмендә үз маршрутларын табарга һәм сайларга тиеш иде.
1934 елда ориентлашу спорт төре буларак Швейцария, ССРБ һәм Маҗарстанга таралды. Икенче бөтендөнья сугышы башында Швеция, Норвегия һәм Финляндиядә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен еллык ил чемпионатлары уза башлады.
1946 елда Скандинавия ориентчылар комитеты төзелде, бу халыкара хезмәттәшлеккә юл ача.
1949 елның маенда Швеция ориентлашу ассоциациясе тарафыннан Сандвикен шәһәрендә Халыкара конференциясе узды, анда унбер ил катнашты.
1960 елда Стокгольм төбәгендә җиде ил арасында Ачык халыкара ярышлар узды[3] .
1961 елның 21 маенда[4] Копенһагендагы конгресста Халыкара спорт ориентлашуы федерациясе оешты. Федерациянең беренче әгъзалары – 10 Аурупа иле – Болгария, Чехословакия, Дания, ГДР, Финляндия, Маҗарстан, Норвегия, Швеция, Швейцария һәм ФРГ.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.