Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Фи́джи Җөмһүрияте́[8] (ингл. Republic of Fiji, фидж. Matanitu Tugalala o Viti, фидж. һинди Fidźi Ganaradźja / फ़िजी गणराज्य ) — Фиджи архипелагында урнашкан дәүләт. Тын Океанның көньяк өлешендә урнашкан дәүләт, Меланезиянең өлеше.

Кыска фактлар Шигарь, Башкала ...
Фиджи
Thumb
Байрак
Thumb
Илтамга
Шигарь Fear God and honour the Queen Edit this on Wikidata
Башкала Сува
Халык саны 905 502 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1970 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+12:00
Рәсми тел инглиз теле, фиджи теле, Fici hind tele
География
Мәйдан 18,274 км²
Координатлар 18°S 178°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Хөкүмәт башлыгы Sitiveni Rabuka
Thumb
Икътисад
ТЭП 4296 миллион US$ (2021), 4943 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Фиҗи дуллыры
Эшсезлек дәрәҗәсе 8% (2014)[1]
Туу күрсәткече 2.564 (2014)[2]
КПҮИ 0.730 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 70.269 ел (2016)[4]
Джини коэффициенты 30.7 (2019)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы сул
Челтәр көчәнеше 240 вольт[6]
Телефон коды +679[7]
ISO 3166-1 коды FJ
ХОК коды FIJ
Интернет домены .fj[7]
Ябу

Мәйданы

Фиджи территориясе 18 274 кв. км алып тора.

Төп шәһәрләр, административ бүленеш.

Фиджи башкаласы — Сува. Иң эре шәһәрләр: Сува, Лаутока. Илнең административ-территориаль бүленеше: 4 округ.

Дәүләт төзелеше

Фиджи — җөмһүрият. Дәүләтнең башы — президент, хакимият башы - премьер-министр. Канун бирү органы — ике палаталы парламент (Сенат һәм Бирелүчеләр палатасы)

Табигать

Рельеф

Барлык утрауларның да диярлек ярлары мәрҗән рифлары белән уратып алынган һәм нык киселгән. Утрауларның рельефында платолар хөкем сөрә, алар биеклеге 1000 м га кадәр булган тау сыртлары белән киселгән.

Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар

Илнең җир эчләрендә алтын, бакыр запаслары бар.

Климат

Климат тропик, океаник, дымлы. Уртача ел температурасы +25°С. Җилләрнең юнәлеше һәм утрауларның рельефы явым-төшемнәрдә шактый аерманы билгели (елына 1500 дән алып 4000 мм га кадәр).

Эчке сулар

Иң эре елгалар: Рева (100 км га кадәр кораб йөри ала), Ваннимбука, Мба, Сингатока (барысы да Леву утравында).

Туфраклар һәм үсемлекләр

Тауларның көньяк-көнчыгыш җил исә торган өслекләре файдалы агач токымнары белән (сандал, тик, кызыл) дымлы тропик урманнар белән капланган. Фиджида шулай ук пальмалар, икмәк агачы, бата, каучык бирүче үсемлекләр бар.

Хайваннар дөньясы

Утрауларда хайваннар юк диярлек. Кошлар күп.

Халкы

Халык саны якынча 936 мең кеше.

Кыскача тарихи тасвирлама

1874 елда Фиджи Бөекбритания колониясе булган һәм бәйсезлекне 1970 елның 10 октябренда яулаган. 1987 елда утрауларда подполковник Рабука җитәкчелегендә ике хәрби борылыш булган, шуның нәтиҗәсендә Фиджи президент җөмһүрияте дип игълан ителгән.

Кыскача икътисади тасвирлама

Икътисадның нигезе — авыл хуҗалыгы. Төп экспорт авыл хуҗалыгы культуралары: шикәр камышы, һинд чикләвеге пальмасы, бананнар. Мөгезле эре терлек, кәҗәләр, дуңгызлар үрчетәләр. Авыл хуҗалыгы чималы эшкәртү буенча (дөге чистарту, май язу, шикәр, ит) промышленносте, урман кисү һәм цемент предприятиеләре. Алтын чыгару. Чи шикәр, һинд чикләвеге мае, копра, алтын экспорты.

Акча берәмлеге — Фиджи доллары.

Кыскача мәдәният тасвирламасы

Мәдәният һәм архитектура.

Сува. Фиджи музее, анда Тын Океаныннан археологик һәм этнографик экспонатларның бай тупланмалары бар.

Искәрмәләр

Әдәбият

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.