азәрбайҗан һәм совет театр һәм кино актрисасы, җырчы (сопрано) From Wikipedia, the free encyclopedia
Фирәнгиз Аббасмирзә кызы Шәрифова (әзери. Firəngiz Abbasmirzə qızı Şərifova; 1924 елның 6 феврале, Бакы — 2014 елның 20 феврале, шунда ук) — азәрбайҗан һәм совет театр һәм кино актрисасы, җырчы (сопрано). Азәрбайҗан ССР халык артисты (1969).
Фирәнгиз Шәрифова | |
---|---|
Туган | 6 февраль 1924 Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Үлгән | 20 февраль 2014 (90 яшь) Бакы, Әзербайҗан |
Күмү урыны | Шәрәфле каберләр аллеясе[d] |
Ватандашлыгы | СССР Әзербайҗан |
Һөнәре | актёр |
Фирәнгиз Шәрифова 1924 елның 6 февралендә Бакыда артистлар гаиләсендә туа: әтисе — Аббас-Мирзә Шәрифзадә, танылган театр актёры һәм режиссёр, әнисе — Мәрзия Давытова, театр һәм кино актрисасы, ССРБ халык артисты.
Сәхнәдә алты яшеннән чыгыш ясый башлый. Хореография училищесында укый. Аннары Гозәир Хаҗибәков киңәше буенча Азәрбайҗан дәүләт консерваториясенең (хәзерге — Бакы музыка академиясе) вокал факультетына укырга керә, аны тәмамлаганнан соң Азәрбайҗан музыкаль комедия театры сәхнәсендә чыгыш ясый. Соңрак Азәрбайҗан дәүләт яшь тамашачы театрына күчә.
Үзенең иҗади тормышында актриса күп кенә театр образларында чыгыш ясый. Актриса «Ни өчен яшисең?», «Ак дөя» һәм «Мәхмүт һәм Мәрьям» кебек спектакльләрдә, Азәрбайҗанның халык язучысы Эльчин Әфәндиевның һәм башкаларның романнары буенча куелган спектакльләрдә рольләр башкара.
Фирәнгиз Шәрифова шулай ук дубляж актрисасы.
Оныгы — Эльдар Касыймов, җырчы, актёр, Евровидение-2011 җыр конкурсында җиңүче.
2014 елның 20 февралендә вафат була. Бакыда Почётлы җирләү аллеясында җирләнгән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.