киңлек (бөтен үлчәнешләрдә, юнәлешләрдә) From Wikipedia, the free encyclopedia
Фәза[1][2][3](көндәлек тормышта кайчакта Киңлек сүзе кулланыла, ләкин ул фәзаның өч үлчәменең бер координатасы гына булып тора) - физик объектлар бер-берсенә карата урнашкан һәм юнәлеш алган, вакыйгалар урын алган чиксез өч-үлчәмле ара.[4] Физик фәза еш өч линиялы үлчәнеш дип уйланса да, замандаш физиклар аларга вакытны кушып, фәза-вакыт дип аталган чиксез дүрт-үлчәнешле континуумның бер өлеше буларак фәһемлиләр. Математикада, төрле сандагы үлчәнешле һәм бәйле структуралы "фәзалар" өйрәнелә. Фәза төшенчәсе физик галәмне аңлар өчен фундаменталь әһәммияткә ия булган бер төшенчә дип санала. Шулай да, фәлсәфәчеләр әлегә дә фәзаның үзе аерым бер зат, затлар арасындагы мөнәсәбәт, яки концептуаль бер системаның бер өлеше булуы турында бәхәс әлегә дә дәвам итә.
Фәза | |
Кайда өйрәнелә | социология пространства[d] |
---|---|
Фәза Викиҗыентыкта |
Фәза физиканың аз санлы фундаменталь үлчәмнәрнең берсе - ягъни бүгенге көндә тагын да фундаментальрәк берни беленмәгәне өчен, аны башка үлчәмнәр аркылы билгеләп булмый. Башка яктан, аны башка фундаменталь үлчәмнәр белән бәйләргә була. Шулай, вакыт һәм масса кебек башка фундаменталь үлчәмнәре белән, фәзаны дә үлчәү һәм эксперимент аркылы өйрәнергә мөмкинлек бар.
География - әйберләрнең ни сәбәпле махсус урыннарда урнашуын аңлау өчен фәза үзенчәлекләре белән таныш булу нигезендә Җирне билгеләү һәм тасвирлау белән шөгыйлләнгән фән өлкәсе. Яхшырак навигацияне мөмкин кылу өчен, визуализация сәбәпләре һәм урнашуны аңлау өчен фәзаларның хариталарны булдыру белән картография шөгыйлләнә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.