From Wikipedia, the free encyclopedia
Экваториа́ль Гвине́я Җөмһүрияте́ (исп. República de Guinea Ecuatorial [reˈpuβlika ðe ɣiˈne.a ekwatoˈɾjal], фр. République de Guinée équatoriale, порт. República da Guiné Equatorial) — Үзәк Африкада урнашкан дәүләт. Камерун һәм Габон дәүләтләре белән чиктәш. Гвинея култыгы тарафыннан юыла. Башкаласы — Малабо шәһәре.
Байрак
| |
Шигарь | Unidad, Paz, Justicia |
---|---|
Халык саны | 1 267 689 (2017) |
Нигезләнгән | 12 октябрь 1968 |
Сәгать кушагы | UTC+01:00 |
Рәсми тел | испан теле, француз теле, португал теле |
География | |
Мәйдан | 28,051 км² |
Координатлар | 1.5°N 10°E |
Сәясәт | |
Икътисад | |
ТЭП | 12 269 миллион US$ (2021), 11 814 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | КФА BEAC франкы |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 8% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 4.835 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.596 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 57.681 ел (2016)[4] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[5] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт |
Телефон коды | +240 |
ISO 3166-1 коды | GQ |
ХОК коды | GEQ |
Интернет домены | .gq |
Мәйданы — 28 051 км². Экваториаль Гвинея ике өлештән тора: кыйтга өлеше (26 мең км²) һәм утрау өлеше (2 мең км²). Дәүләтнең башкаласы Биоко утравында урнаша. Климат — экваториаль, даими дымлы. Айлык уртача температура — +24 — +28°.
2010 ел исәпләве буенча илдә 650 мең кеше яши. Уртача гомер озынлыгы — 62 ел. Халыкның 39 %-ы шәһәрләрдә яши. Этник состав ягыннан биредә нигездә фанг (86 %) һәм буби (7 %) халыклары гомер кичерә.
Экватор Гвинеясы көнбатыш ярда кыйтга өлешеннән (Рио-Муни), Кориско, Элоби-Гранде һәм Эло-би-Шико утраучыкларыннан һәм Гвинея култыгында Биоко (элегрәк Масис-Нгема-Бийого, аңа кадәр Фернандо-По) һәм Аннобин (Пагалу) утрауларыннан Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт.
Экватор Гвинеясының мәйданы 28051 кв. км.
Экватор Гвинеясының башкаласы Биоко утравының төньягында Малабо (элеккеге Санта-Исабель). Иң эре шәһәрләр: Малабо (38 мең кеше), Бата (24 мең кеше) - кыйтга өлешенең иң эре шәһәре. Илнең административ-территориаль бүленеше: 7 провинция.
Экватор Гвинеясы - җөмһүрият. Дәүләт башы - президент. Хөкүмәт башы - премьер-министр. Канун бирүче орган - Халык вәкилләре палатасы.
Кыйтга өлешенең өслегенең күпчелек өлеше 600-900 м биеклектәге (иң югарысы 1200 м) таулы-калкулыклы җир, яр буенда - түбән тигезлекләр тасмасы.
Илнең җирләре эчендә марганис, уран, нефть запаслары бар.
Илнең климаты тропик. Малабода уртача еллык температура +25°С, уртача еллык явым-төшемнәр 2000 мм дан артык. Яңгырлар фасылы декабрьдән февральга кадәр.
Иң төп елга - Мбини.
Мәңге дымлы экваториаль урманнар.
Леопард, крокодил, буйвол, бәһәмүт, кәркәдә, маймыллар, антилопа, күп еланнар һәм кошлар хас.
Халык саны якынча 454 000 кеше (берничә ун мең кеше илдә сәяси хәл авыр булганга эмиграциядә яши дип исәпләнә), халыкның тыгызлыгы - 1 кв. км га 16 кеше. Этник төркемнәр: фанг - 80%, буби - 15%. Телләр: Испан теле (дәүләт теле), фанг (банту төркеме телләренең берсе), буби.
Экватор Гвинеясы территориясы португалиялеләр тарафыннан XV гасыр ахырында ачылган, ә XVI гасырлар ахырыннан утрауларның колонизациясе башланган. Экватор Гвинеясы территориясенә шулай ук Испания, Голландия һәм Бөекбритания претензия ясаган. 1778 елдан бирле - Испан Гвинеясы исеме астында Испания биләмәсе. 1960 елдан бирле Испаниянең "диңгез арты провинциясе". 1964 елда аңа эчке автономия бирелгән. 1968 елның октябреннан Испания Гвинеясы - Экватор Гвинеясы атамасы астында бәйсез дәүләт. 1991 елда яңа конституция хупланган. 1992 елда күп фиркале система кертелгән.
Икътисадның нигезе - экспортка авыл хуҗалыгы культуралары һәм урман кисү җитештерү. Төп экспорт культуралар: какау, кофе, бананнар, май пальмасы. Урманнарда кыргый май пальмасы җимешләрен җыю, каучык бирүче үсемлекләрнең суын һәм кыйммәтле агачлар әзерләү. Хайван үстерү бик үк үсеш алмаган. Балыкчылык. Авыл хуҗалыгы чималы һәм агач беренчел эшкәртүе. Экспорт: какау, кофе, агач. Акча берәмлеге - КФА франкы.
Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003, составители И.О. Родин, Т.М. Пименова.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.