From Wikipedia, the free encyclopedia
Наил Дунаев (чын исеме: Николай Иван улы Дунаев) — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты.
Наил Дунаев | |
---|---|
Туган телдә исем | Николай Иван улы Дунаев |
Туган | 3 май 1937 ТР, Зәй районы, Әхмәт |
Үлгән | 30 октябрь 2022 (85 яшь) РФ, ТР, Казан |
Яшәгән урын | Татарстан урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе |
Һөнәре | театр артисты |
Эш бирүче | Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры |
Җефет | Татьяна Григорий кызы |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты (1978 ел); ТАССРның халык артисты (1982 ел); Россиянең атказанган артисты (1996 ел); Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1998 ел). |
Наил Дунаев 1937 елның 3 маенда Зәй районы Әхмәт авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Актерлык хезмәте белән бергә театр өчен пьесалар тәрҗемә итә. Моннан тыш Казан мәдәният һәм сәнгать университетында профессор булып эшли, актерлык осталыгына укыта. Күренекле, киң диапазонлы артист. Аның иҗат иткән тормышчан образларына актерның шәхси Йомшаклыгы хас. Артист образларының нечкә тойгыларын, психологик кичерешләрен халыкка тулысынча җиткерә ала.
Наил Дунаев — Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты (1978 ел); ТАССРның халык артисты (1982 ел); Россиянең атказанган артисты (1996 ел); Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1998 ел).
2022 елның 30 октябрендә 85 яшендә Казанда вафат.[2] Казанның Курган зиратында җирләнә. [3]
Хатыны Татьяна Григорий кызы (Зәй районы Кабан-Бастрык авылыннан), Алабугада китапханә техникумын, Мәскәүдә китапханә институтын тәмамлаган. Казан дәүләт мәдәният институты проректоры, профессор. Уллары Владислав[4].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.