Татар шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче From Wikipedia, the free encyclopedia
Ренат Харис (тулы исеме Ренат Мәгъсүм улы Харисов) — күренекле татар шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ дәүләт премиясе (2005), Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Муса Җәлил исемендәге, Державин (2016), Башкортстанның Фатыйх Кәрим исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1972). Татарстанның халык шагыйре (2004)[2].
Ренат Харис | |
---|---|
Туган телдә исем | Ренат Мәгъсүм улы Харисов |
Туган | 6 май 1941 (83 яшь) Сембер өлкәсенең Чынлы районы Кәшә авылы |
Яшәгән урын | Толстой урамы, Казан[1] |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Һөнәре | шагыйрь, журналист |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Бүләк һәм премияләре | Муса Җәлил премиясе Татарстанның халык шагыйре (2004) |
Сайт | renat-kharis.ru |
Ул 1941 елның 6 маенда туа. 1963 елда Казан педагогик институтын тәмамлый, аннан соң Арча педагогик училищесында укыта. 1965—1971 елларда «Татарстан яшьләре» газетасында эшли, аннары «Яшь ленинчы» газетасының җаваплы сәркатибе.
1971—1973 елларда Татарстан язучылар берлегендә җаваплы сәркатиб. 1973—1982 елларда Ренат Харис ТАССР мәдәният министры урынбасары булып эшли. 1982—1989 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире.
1990—1995 елларда «Татарстан хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире вазифаларын үти. 1995—1999 елларда Татарстан Дәүләт Советы рәисенең урынбасары.
Татар һәм рус телләрендә чыккан 20дән артык китап авторы. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән.
2004 елда Татарстанның халык шагыйре исеме бирелгән.
2005 Йосыф турында риваять балеты авторлары — композитор Леонид Любовский, либретто авторы Ренат Харис, балет артисты Нурлан Канетов әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ дәүләт бүләгенә лаек була[3].
2016 елда «Г. Державин. Родники» китабы өчен Державин премиясе белән бүләкләнә[4].
2018 елда «Сөембикә» операсына либретто яза (композитор Резеда Ахиярова)[5].
2020 елда Салават Юлаев ордены белән бүләкләнә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.