Резеда Әхиярова
композитор, Тукай бүләге иясе From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Резеда Әхиярова (Резеда Зәки кызы Әхиярова) – композитор, Тукай бүләге иясе. Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (2003).[3] Татарстаннның атказанган сәнгать эшлеклесе (1993). Татарстанның халык артисты.(2006) Россия Композиторлар берлеге әгъзасы. Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе рәисенең урынбасары. Җәлил бүләге бирү комитеты әгъзасы.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1956 елның 1 июнендә Башкортстан АССРның Илеш районы Югары Яркәй авылында туган. Музыка буенча белемне Казанның 7-санлы балалар музыка мәктәбендә скрипка сыйныфында ала. 7 яшеннән Л. И. Блинов сыйныфында композиция буенча да укый[4]. Музыка училищесының теория бүлеген тәмамлый (1975). Казан дәүләт консерваториясенең Р. Белялов сыйныфын аерым билгеле дипломга тәмамлый (1980), композитор, музыка-теория фәннәре укытучысы белгечлеге ала. Диплом эше: «Зур симфоник оркестр өчен сюита” һәм “Скрипка һәм фортепиано өчен соната”. 1984 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантура тәмамлый.[5]
Remove ads
Иҗаты.
Татар музыка сәнгатен яңа төсмерләргә баеткан, күптөрле жанрларда бердәй уңыш белән эшләүче композиторлардан берсе. Вокал, симфония, театр, кино өчен музыка төрләрендә даими эшли. Аның әсәрләренә ышандыру көче, эмоциональлек, лирика, романтика, гуманлылык, табигыйлек хас. Р. Әхиярованың әсәрләре Мәскәү, Санкт-Петербург, Идел буе, Урал шәһәрләрендә һәм чит илләрдә - Америкада, Алманиядә, Австриядә яңгырый. Венера Ганиева башкаруында җырлары Парижда Татарстан мәдәнияте көннәрендә яңгырый. Хезмәтләре хәзерге заман музыкасы халыкара фестивальләрендә (Америка һәм ССРБ композиторлары фестивале, 1989; Япон һәм татар музыкасы фестивале, 1992; «Европа - Азия» фестивальләре, 1993, 1996, 1998)[6] башкарыла, драма спектакльләрендә, эстрадада, опера сәхнәсендә бердәй еш уйнала. Швеция гитарачысы өчен махсус “Дюнада кич”, “Тартар аллегро” көйләрен яза.[7]
Төп хезмәтләре:
100 дән артык романс һәм Хәсән Туфан, Роберт Миңнуллин, Илдар Юзеев, Разил Вәлиев, Ренат Харис, Әнгам Атнабаев сүзләренә язылган 200 дән артык җыр, драма спектакльләре өчен язылган көйләр[8]
Зур күләмле хезмәтләре
- Габдулла Тукайның эчке дөньясын ачып бирүче “Шагыйрь мәхәббәте” операсы (Ренат Харис либреттосы) (2006)
- Илгиз Зәйниев пьесасы буенча “Бәби” мюзиклы (2008)
- “Тукай" кинофильмына музыка (2009)
- “Алтын Урда” балетына музыка (2013)[9]
- «Сөембикә» операсы (2018)[10]
- «Иакинф» балетына музыка (2023)[11]
Спектакльләргә көйләр
- “Атаклы үрдәк баласы Тим” (Э. Блайтон, 1986)
- “Сөзгәк кәҗә” (М.Супонин, 1987)
- “Кояш һәркемгә бер” (Фәүзия Бәйрәмова, 1987)
- "Гармун һәм скрипка” (Туфан Миңнуллин, 1988)
- “Акбай” трилогиясе (Туфан Миңнуллин, 1989, 1990, 1993)
- “Пар канат” (Юныс Сафиуллин, 1989)
- “Былтыр кысты” (Нәкый Исәнбәт, 1990)
- “Кар патшабикәсе” (В.Куликова, 1990)
- “Танышулар бюросы” (Гафур Каюмов, 1992)
- “Һай, крокодил” (Зөлфәт, 1995)
- “Карак песи” (Х.Фатыйхова, С. Латыйпов, 1997)
- “Умырзая” (Ренат Харис, 2008)
- “Акбай бабай аланы” (Ренат Харис, 2009)
Симфоник хезмәтләре
Вокаль-симфоник хезмәтләре
- Баритон һәм симфоник оркестр өчен “Ил таңы” вокал шәлкеме, татар шагыйрьләре шигырьләренә (1983)
- Хор, симфония оркестры, солистлар өчен “Дуслыкка ода”, Ренат Харис сүзлзренә (1985)
- Тенор, нәфис сүз, симфония оркестры өчен “Ватанга” кантатасы, Ренат Харис сүзләренә (1989)
- Сопрано, тенор, хор, симфония оркестры өчен “Тарих битләре” триптихы, Разил Вәлиев, Розалина Шаһиева сүзләренә (1998)
- “Ефәк юлы” вокал-симфония сюитасы, Розалина Шаһиева сүзләренә (2000)
- Тенор, симфония оркестры өчен “Ак сөлге” вокал-симфония поэмасы
- Сопрано, тенор, хор, симфония оркестры өчен “Ашкынулы җыр” кантатасы, Розалина Шаһиева сүзләренә (2001)
Камера - уен кораллары өчен
- Кыллы һәм тынлы оркестр өчен септет (1978)
- Скрипка, виолончель, фортепиано өчен трио (1979)
- Кыллы квартет (1996)
- “Сораулар” кыллы триосы (1999)
- Скрипка, фортепиано өчен соната (1980)
- Виолончель өчен соната - монолог (1984)
- Балалар өчен фортепиано пьесалары шәлкеме (1985)
- Скрипка өчен соната (1997)
- Фортепиано өчен пьесалар шәлкеме (1999)
- Скрипка, виолончель, кларнет, фортепиано өчен “Нью-Йорктан шаһит” квартеты (2002)
- Вокал өчен шәлкемнәр
- “Мәхәббәтем” (Ренат Харис, 1988)
- Балалар өчен, татар шагыйрьләре шигырьләренә (1988)
- “Минем калам” (Т. Юсупов, 1997)
- “Чистай сагышлары” (Флёра Тарханова, 1998)
- Балалар өчен “Уйныйбыз, биибез” (Роберт Миңнуллин, С. Латыйпова, 2000)
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2008) – “Шагыйрь мәхәббәте”[12] операсы өчен (иҗат төркеме эчендә) һәм симфония әсәрләре шәлкеме өчен.[13]
Remove ads
Искәрмәләр
Чыганаклар
Тышкы сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads