From Wikipedia, the free encyclopedia
Рөстәм Зәбиров, Рөстәм Мөхәммәт улы Зәбиров (1961 елның 17 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — архитектор, «Казан кирмәне» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының баш архитектор бүлеге башлыгы (баш архитекторы)[1], Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2012).
Рөстәм Зәбиров | |
---|---|
Туган телдә исем | Рөстәм Мөхәммәт улы Зәбиров |
Туган | 17 июнь 1961 (62 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | 96 нчы гимназия һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты |
Һөнәре | архитектор |
Балалар | кызы |
Бүләк һәм премияләре | |
1961 елның 17 июнендә Казанда туган. Казанның 96нчы мәктәбен ( Туполев исемендәге КДТУ каршындагы гимназия,1978), Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура факультетын (1983), Мәскәүнең Реставрация сәнгате институтын (ru) тәмамлаган.
«Казан кирмәне» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының баш архитектор бүлеге башлыгы (баш архитекторы). 2002 елда, гамәлгә куючыларның берсе буларак, архитектура өлкәсе хезмәтләре белән шөгыльләнүче «Зәбир» ҖЧҖ (420111, Казан, Кирмән урамы, 17) рәсмиләштергән[2].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.