From Wikipedia, the free encyclopedia
Рөстәм Зәкуан, Рөстәм Газизҗан улы Закуанов (1957 елның 25 мае, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Үчәлле — 2018 елның 2 декабре, РФ, ТР, Казан) — хуҗалык-идарә эшлеклесе, язучы, ТР Дәүләт Шурасы депутаты (2004), Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1998), Һади Такташ исемендәге әдәби, Габдулла Тукай исемендәге ТР дәүләт (2018) премияләре лауреаты. 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Рөстәм Зәкуан | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Рөстәм Газизҗан улы Закуанов |
Псевдонимнар: | Рөстәм Зәкуан |
Туу датасы: | 25 май 1957 |
Туу урыны: | Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Үчәлле |
Үлем датасы: | 2 декабрь 2018 (61 яшь) |
Үлем урыны: | РФ, ТР, Казан |
Милләт: | татар |
Ватандашлык: | СССР→ РФ |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 1980-2018 |
Юнәлеш: | шигърият |
Премияләр: | Һади Такташ исемендәге әдәби премия |
1957 елның 25 маенда Татарстан АССР Азнакай районы Үчәлле авылында туган. Туган авылында сигезьеллык, Тымытыкта урта мәктәпне, Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген (1980) тәмамлаган.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган авылында бер ел шофер, 1975-1980 елларда җәйләрен район газетасында хәбәрче булып эшли. Район газетасы каршында оешкан «Гөлстан» әдәби берләшмәсе эшчәнлегендә актив катнаша.
1980 елда Үчәллегә күмәк хуҗалык рәисе урынбасары булып эшкә кайта, авылның фирка оешмасын җитәкли.
1985 елда Азнакай районының «Янтарь» совхозына директор итеп билгеләнә.
2000 елдан Әлмәттә «Татнефть» берләшмәсенең эшчеләрне тәэмин итү идарәсендә директор урынбасары.
2001-2004 елларда Азнакай районы һәм шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары.
2004 елда Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булып сайлана, икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнә.
Соңгы елларда «Таттелеком» АҖ дә эшли.
Мәктәптә укыган елларында беренче мәкаләләре, хезмәт кешеләре турындагы язмалары «Яшь ленинчы»да (хәзерге «Сабантуй») һәм Азнакай районының «Маяк» газетасында басыла.
«Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре» һәм район газетасында очерк, зарисовкалары дөнья күрә, журналист буларак таныла.
Автор, бай тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, татар халкының фаҗигале тарихын, авыл кешесенең каршылыклы кичерешләрен тирәннән аңлап, фәлсәфи бәяләве белән истә кала. Аның шигырьләре туган якка чиксез мәхәббәт белән сугарылган. Шагыйрьнең лирик шигырьләре һәм бүгенге заманның җитешсезлекләренә сатирик карашы да үзенчәлекле[1] |
2018 елның 2 декабрендә Казанда вафат. Хәләл җефетенең туган ягында, Биектау районының Мүлмә авылында җирләнә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.