From Wikipedia, the free encyclopedia
4-нче армия — Көнчыгыш фронт эчендәге хәрби берләшмә, 1918 елның 20 июнендә Аерым армия буларак оештырыла, 1918 елнең 20 июленнән — 4-нче армия. 1918-1919 елларда Чех-словак корпусына, КОМУЧның Халык армиясенә, Урал ак казаклар армиясенә каршы сугышларда катнаша. 4-нче армия частьләре Самар, Уральск шәһәрләрен азат итә, 1919 елның мартында Мәләкәс, Ставрополь, Сызран, Сөнгәләй өязләрендә дә сугыша, март-июльдә Лбищенск шәһәренең Сломихинская станицасы һәм Уральск шәһәре районында Урал ак казакларына каршы оборона сугышы алып бара.
4-нче армия | |
Гаскәрләр: | Коры җир гаскәрләре |
Гаскәрләр ыругы: | җәяүле гаскәр |
Оештырылган: | 20.06.1918 |
Таратылган: | апрель 1920 |
Фронтлар составында: | Көнчыгыш фронт Төркестан фронты |
Сәргаскәрләр | |
А.А. Ржевский, Т.С. Хвесин А.А. Балтийский, Михаил Фрунзе Л.Я. Угрюмов, К.А. Авксентьевский В.С. Лазаревич, Г.К. Восканов | |
Сугышчан хәрәкәтләр | |
Актүбә операциясе Җаек-Гурьев операциясе |
4-нче армия эчендә 1 нче мөселман совет полкы да була. 1919 елның апреленнән 4-нче армия Инкыйлаби Хәрби Шурасы сәяси бүлегенең оештыру-агитация бүлекчәсендә мөселман өлеше яшәп килә, ул «Ышаныч» исемле газета, бырашур һәм өндәмәләр бастырып тарата, кызылармиячеләр өчен татарча спектакльләр һәм концертлар оештыра.
1919 елның августында 4-нче армия Төркестан фронты эченә керә. 1920 елнең апрелендә таратыла.
Төрле вакытта Дүртенче армиягә керә:
Фронтлар: Көнчыгыш | Көнбатыш | Каспий-Кавказ | Төньяк | Украина | Көньяк | Көньяк-Көнчыгыш | Көньяк-Көнбатыш фронт
Армиялар: 1-нче | 1-нче Украина | 2-нче | 2-нче Украина | 3-нче | 3-нче Украина | 4-нче | 5-нче | 6-нчы | 7-нче | 8-нче | 9-нчы | 10-нчы | 11-нче | 12-нче | 13-нче | 14-нче | 15-нче | 16-нче | Белорусия-Литва | Көнбатыш | Латвия | ЕКР Халык Революцион армиясы | Тамань | Төркестан
Атлы армиялар: 1-нче | 2-нче
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.