Төркестан армиясе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Төркестан армиясеКөнчыгыш фронт эчендәге хәрби берләшмә, 1919 елның 5 мартында оештырылган, 1919 елнең 15 июнендә таратылган.

Кыска фактлар
Remove ads

Командирлар

Сәргаскәрләр

  • Георгий Зиновьев — 11 март — 22 май 1919
  • Распопов В.П. — 22-24 май 1919
  • Михаил Фрунзе — 24 май — 15 июнь 1919

Сугыш хәрәкәтләре

Уфа операциясе

Thumb
Уфа операциясе

Уфа операциясеватандашлар сугышы барышында 1919 елның май—июньдә узган ЭККА Көнчыгыш фронтының акгвардиячеләр көчләренә каршы һөҗүм итү операциясе. ЭККА Көнчыгыш фронты каршы һөҗүменең состав өлеше.

Операция барышында Төркестан армиясе көндәшне БүздәкБәләбәйБиккол сызыгыннан Агыйдел елгасына чигендерә. Акларны чолганышка алу өчен кызыллар сәргаскәрлеге Уфадан төньяктарак һәм көньяктарак һөҗүмнәрне итү турында карар чыгара.

4-7 июненедәге һөҗүм нәтиҗәсендә 25-нче дивизиясе Кызыл Яр янында, ә 26-нче дивизиясе Ахлыстин янында Агыйдел елгасы аша чыгалар; Һөҗүм төркеме (24-нче укчылар дивизиясе, 2-нче укчылар дивизиясенең 3-нче бригадасы һәм 3-нче атлы гаскәр дивизиясе), дошманның каты каршылык күрсәтүе аркасында, Агыйдел аша чыга алмады.

9 июньдә кызылларның 25-нче төмәне Уфаны ала, ә резервтан килгән 31-нче дивизия УфаЧиләбе тимер юлын кисә. 14 июньдә, Агыйдел елгасы аша уңышлы чыгудан соң, Һөҗүм төркеме, 25 һәм 26-нче дивизияләре белән бергәләп, шулай итеп акларны чолгап, Архангелга һәм Урманга таба алга китә башлаганнар. 19-20 июньдә аклар, тулы чолганыштан сакланып калгач, зур югалтулар белән чигенәләр.

Remove ads

Сәнгать әсәрләрендә

Фильмнар

  • Гроза над Белой (режиссёрлар Евгений Немченко, Станислав Чаплин, 1968)

Әдәбият

  • Гражданская война и военная интервенция в СССР. Энциклопедия. М.: Совет энциклопедиясе, 1983.

Тышкы сылтамалар

Remove ads
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads