From Wikipedia, the free encyclopedia
Samsung Group («Самсунг Груп», кор. 삼성그룹) — 1938 елда нигез салынган Көньяк Корея компанияләре төркеме, иң зур чебольларның берсе. Дөнья базарында югары технологияле компонентлар, шул исәптән интеграль микросхемалар, телекоммуникацион җайланмалар, көнкүреш техникасы, аудио һәм видео җайланмалар җитештерүче буларак билгеле.
Samsung | |
Тармак | конгломерат[d] |
---|---|
Нигезләнү датасы | 1938 |
Исем | 三星 그룹, 삼성 그룹 һәм Samsung Group |
Романизация Маккьюна — Райшауэра | Samsŏng |
Новая романизация корейского языка | Samseong |
Нигезләүче | Ли Бён Чхоль[d] |
Дәүләт | Көньяк Корея[1] |
Оештыру-хокук формасы | шәхси ширкать[d] һәм гаммәви ширкәт |
Гомуми керем | 208 500 000 000 $ |
Саф керем | 37 100 000 000 $ |
Операцион керем | 6 700 000 000 $ |
Барлыкка килгән урыны | Сувон |
Штаб-фатирының урнашуы | Samsung Town[d], Сочхо[d], Сеул, Көньяк Корея |
Биржа | Корейская биржа[d] |
Хезмәткәрләр саны | 590 000 (2014) |
Җитештерә | электроника, бытовая техника[d], көймәтөзүчелек[d], финанслар[d], химия, күңел ачу[d], кесә телефоны, кием, автомобиль, электр җиһаз[d], электронный компонент[d], медицинское оборудование[d], DRAM[d], фләш-хәтер[d], сетевое оборудование[d] һәм авиастроение[d] |
Рәсми веб-сайт | samsung.com |
Alexa урыны | 339[2] |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 6 790 000 ± 9999[3] |
Рәсми кибет URL-ы | shop.samsung.com/au/(ингл.) һәм samsung.com/tw(кыт.) |
Samsung Викиҗыентыкта |
Корей телендә «Самсунг» (кор. 삼성?, 三星?) сүзе «өч йолдыз» дигәнне аңлата.
1930 елларда Кореяда эшмәкәр Ли Бён Чхоль дөге оны җитештерү буенча үз эшен ача. Тэгу шәһәрендәге кечкенә генә склад Samsung компаниясенең зур тарихына әверелә. Бу вакытта Корея Япония колониясе була. 1938 елда Ли Бёнга Кореядән Кытайга һәм Маньчжуриягә экспорт өчен беренче бәйсез канал булдыра ала. Дөге, шикәр һәм киптерелгән балык кебек азык-төлек продуктларын тәэмин итүнең актив үсеше Samsung Trading Company сәүдә маркасын рәсми рәвештә теркәргә мөмкинлек бирә. Корея сугышы бу бизнеска чик куя. Складлар һәм компаниянең төп заводлары талап чыгыла һәм яндырып бетерелә.
Корея сугышыннан соң Көньяк Кореяның яңа президенты генерал Пак Чон Хи сәнәгать һәм икътисад реформаларын башлый. Икътисадның сәнәгать секторын үстерү программасы эшләнә. Корея реформаторлары тотрыклы икътисад эре концерннарга таянырга тиеш дигән нәтиҗә ясаганнар, шуңа күрә иң күренекле Корея эшмәкәрләренә хөкүмәт кредитлары бирелгән. Шулай итеп, 30 эре компания (чеболь) булдырыла. Алар арасында, Samsung[4] тан тыш, Daewoo, Hyundai, Goldstar (LG) һәм башкалар була. Һәр чебольның үз юнәлеше булган: Daewoo — автомобильләр җитештерү, Goldstar — көнкүреш техникасы, Samsung — электроника.
Төркем сатуларының 70% тан артыгы электроника өлкәсенә туры килә[5].
Әлеге бүлекчә компанияләре:
Бүлекчәләр каты дисклар (HDD), оператив хәтер, SRAM, сыек кристалл мониторлар, кәрәзле телефоннар, ноутбуклар, принтерлар һ. б. җитештерү белән шөгыльләнә.
Химия сәнәгате бүлекчәсе структурасы дүрт оешманы үз эченә ала:
Тармак концернга елга 5 миллиард долларга якын табыш китерә. Нефть химиясе комплексы Дусанда (Көньяк Корея) урнашкан 15 заводтан тора, алар көнкүреш химиясен, гомуми куллану химиясен җитештерә, төп химикатлар: полиэтилен, полипропилен, мономер стирола, параксилол, LPG.
Җитештерү экологик җитештерү өлкәсендә ISO стандартларына туры килә[6].
Авыр сәнәгать өлкәсендә концернның ике бүлекчәсе эшли:
Бүлекчә якынча концернның 10% табышын китерә[7], чөнки нигездә Көньяк Кореянең эчке базарына эшли[8]. Бу бүлекчә эшчәнлегенең төп өлкәләре арасында: коралларның яңа төрләрен эшләү, шулай ук нефть, газ үткәргечләр, танкерлар төзү[9][10].
Төзелеш белән концернның бер компаниясе шөгыльләнә:
Тармак концернга елга 2 миллиард долларга якын табыш китерә. Бүлекчә, нигездә, бөтен дөнья буенча Samsung Group өчен офислар һәм заводлар төзү белән шөгыльләнә. Компания тарафыннан эшләнгән һәм проектланган корылмалар арасында — Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Бурдж-Хәлифә, Тайваньда Тайбэй 101, Санкт-Петербургта «Лахта-центр»[11].
Конгломератның финанс секторына алты компания керә:
Тармак концернга елга 42 миллиард долларга якын табыш китерә. Шул ук вакытта ул, нигездә, Көньяк Корея территориясендә эшли һәм концернның үзенә финанс ярдәме күрсәтү белән шөгыльләнә. Fortune журналы мәгълүматлары буенча, компания бөтен дөнья иминият компанияләре арасында 18 нче урында урнашкан[12].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.