Александр Казаков

From Wikipedia, the free encyclopedia

Александр Казаков
Remove ads

Александр Казаков (Александр Афанасий улы Казаков, рус. Александр Афанасьевич Казаков) — Советлар Берлеге Каһарманы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, капитан.

Кыска фактлар Александр Казаков, Туу датасы ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1917 елның 28 маенда (яңача 10 июньдә) Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге ТР Сарман районы) Александровка авылында туган. Рус милләтеннән. Александровка җиделлык мәктәбен тәмамлаган. Туган авылында күмәк хуҗалыкта эшләгән.

1938-1940 елларда хәрби хезмәттә була. Свердлауда хәрби пехота училищесын тәмамлаган (1940).

1940-1941 елларда ТАССР Яңа Чишмә районы «Кызыл Октябрь» совхозында бүлекчә җитәкчесе була.

Remove ads

Бөек Ватан сугышында

1941 елның 26 июнендә сугышка китә. II Беларус фронтының 33- армия, 222- укчы дивизиясе, 787-укчы полкның укчы батальон командиры, өлкән лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелә. Мәскәү (1941-1942), Ржев-Вязьма (1942) юнәлешләрендә хәрәкәт итә. Смоленск өчен барган каты сугышларда яралана. Беларусның Могилёв өлкәсен азат итү сугышларында батырлык күрсәтә. 1944 елның 23 июнендә Проня елгасын кичеп, Горецкий районы Головичи авылы янында дошман саклану сызыгын өзә. 1944 елның 27 июнендә Днепрны кичә, дошман плацдармын кулга төшерә, берничә контрһөҗүмен кире кайтара.

ССРБ Югары шурасы президиумы указы белән 1945 елның 24 мартында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.

Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

Remove ads

Сугыштан соң

Вафаты

1950 елның 11 июнендә, Минзәләгә барганда, машина авариясендә үлә. Кәкре Елга МТСы конторасы алдындагы бакчада җирләнә. 1975 елда, туган авылына алып кайтып, авыл зиратында яңа кабергә күмелә.

Хәтер

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Фотогалерея

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads