Александр Казаков
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Александр Казаков (Александр Афанасий улы Казаков, рус. Александр Афанасьевич Казаков) — Советлар Берлеге Каһарманы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, капитан.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1917 елның 28 маенда (яңача 10 июньдә) Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге ТР Сарман районы) Александровка авылында туган. Рус милләтеннән. Александровка җиделлык мәктәбен тәмамлаган. Туган авылында күмәк хуҗалыкта эшләгән.
1938-1940 елларда хәрби хезмәттә була. Свердлауда хәрби пехота училищесын тәмамлаган (1940).
1940-1941 елларда ТАССР Яңа Чишмә районы «Кызыл Октябрь» совхозында бүлекчә җитәкчесе була.
Remove ads
Бөек Ватан сугышында
1941 елның 26 июнендә сугышка китә. II Беларус фронтының 33- армия, 222- укчы дивизиясе, 787-укчы полкның укчы батальон командиры, өлкән лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелә. Мәскәү (1941-1942), Ржев-Вязьма (1942) юнәлешләрендә хәрәкәт итә. Смоленск өчен барган каты сугышларда яралана. Беларусның Могилёв өлкәсен азат итү сугышларында батырлык күрсәтә. 1944 елның 23 июнендә Проня елгасын кичеп, Горецкий районы Головичи авылы янында дошман саклану сызыгын өзә. 1944 елның 27 июнендә Днепрны кичә, дошман плацдармын кулга төшерә, берничә контрһөҗүмен кире кайтара.
ССРБ Югары шурасы президиумы указы белән 1945 елның 24 мартында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.
Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
Remove ads
Сугыштан соң
- 1946 елдан капитан дәрәҗәсендә запаста.
- Азнакай авылында (1956 елдан эшчеләр бистәсе, 1987 елдан шәһәр) яши.
- 1945-1950 елларда ТАССР Азнакай районы Кәкре Елга МТСында директор булып эшли.
Вафаты
1950 елның 11 июнендә, Минзәләгә барганда, машина авариясендә үлә. Кәкре Елга МТСы конторасы алдындагы бакчада җирләнә. 1975 елда, туган авылына алып кайтып, авыл зиратында яңа кабергә күмелә.
Хәтер
- Туган авылында урамга исеме бирелгән.
- Александровкада бюст һәм һәйкәл куелган.
- 2019 елда Сарман районы Александровка мәктәбенә Советлар Берлеге Каһарманы Александр Афанасий улы Казаков исеме бирелә[1].
- 2022 елның 22 августында туган авылында, авылга керү юлында стела ачылган [2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Советлар Берлеге Каһарманы (1944 ел, 24 март).
- Ленин ордены.
- Кызыл Йолдыз ордены.
Фотогалерея
- Александр Афанасий улы Казаков
- Туган авылында һәйкәл
- А. А. Казаков (1917-1950)
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads