Артем Сидоров

From Wikipedia, the free encyclopedia

Артем Сидоров
Remove ads

Артем Сидоров (Артем Георгиевич Сидоров) — Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министры (2010-2015), 2015 елның сентябреннән Табигый байлыклардан файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль агентлык (Росприроднадзор) башлыгы.

Кыска фактлар Артем Сидоров, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1975 елның 13 июлендә Казанда туган. «Импульслы җылылык машиналары инженеры» белгечлеге буенча Пенза югары артиллерия инженер укуханәсен, «хокукчы» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын, А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетын тәмамлаган. 1997-2001 елларда РФ хәрби көчләрендә хезмәт итә.

Хезмәт юлы

  • 2001-2006 ТР ЭЭМ тирә-як мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсендә хезмәт итә.
  • 2006-2007 ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы эш башкаручысы.
  • 2007-2008 ТР президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе.
  • 2008-2010 ТР президентының территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары.
  • 2010, ноябрь ТР экология һәм табигый ресурслар министры.
  • 2015 Росприроднадзор башлыгы итеп тәкъдим ителгән[1].
  • 2015 елның сентябреннән Табигый байлыклардан файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль агентлык (Росприроднадзор) башлыгы[2]
Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале
  • Россия МЧС медале

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads