Түбән Новгород

From Wikipedia, the free encyclopedia

Түбән Новгород
Remove ads

Түбән Новгород яки Түбәншәһәр[19] (рус. Нижний Новгород, сөйләү телендә — Нижний, чуаш. Чулхула, чирм. Угарман, эрз. Алоош) — халык саны буенча Россиянең бишенче шәһәре, Түбән Новгород өлкәсе һәм Идел буе федераль округы үзәге. Идел елгасы буенда урнашкан.

Кыска фактлар Шигарь, Халык саны ...

2020 елның 2 июленнән«Хезмәт даны шәһәре»[20].

Халык саны — 1 250 615 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 1 253 324 кеше.[21]

Бу шәһәрдә "ГАЗ" (Горький автомобиль заводы), Горький ГЭСы барлыгы мәгълүм. Ә соңгы елларда Түбән Новгород Идел буе федераль округы үзәге буларак таныш.

Remove ads

География

Шәhәр Көнчыгыш Европа тигезлегендә, Уканың Иделгә кушылу урынында, Мәскәүдән 400 километр көнчыгыштарак урнашкан. Ука елгасы шәһәрне ике өлешкә — «таулы» сул ягына һәм тигез уң ягына бүлә. Шәһәрдә шулай ук тагын 12[22](Боровка, Старка, Левинка, Ржавка, һ. б.) кече елга ага.

Подробнее Түбән Новгородтан башка шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) ...
Remove ads

Тарих

Шәһәргә 1221 елда владимир кенәзе Юрий Всеволодович белән нигез салына.

1500-1518 елларда таш кремле сафка кертелде. Кремль бер вакытта да яуланмады. Аның диварлары янында 1612 елда Кузьма Минин Пожарский кнәзе белән Мәскәүне поляк гаскәрләрдән коткару өчөн акчаны җыйган.

1817 елда Макаричев ярминкәсе Түбән Новгородка күчеп кала Россиянен эре сәүдә үзәге статусын яулый.

1896 шәһәрдә Россия сәнгать күргәзмәсе үтте.

1930-елларда шәһәрдә күп машиналар төзү заводлары сафка индерелә. Шул исәптән эресе - "ГАЗ" (Горький автомобиль заводы).

1941-1945 елларда армия һәм флот сн хәрби техника җитештерү сәбәпле кала немец бомбардировкалар дучар булды.

1985 елның 20 ноябрендә шәһәрдә метроплитен сафка кертелде.

Remove ads

Мәгариф

  1. Н. И. Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университеты
  2. Идел дәүләт су-транспорт университеты
  3. Козьма Минин исемендәге Түбән Новгород дәүләт педагогия университеты
  4. Р. Е. Алексеев исемендәге Түбән Новгород дәүләт техник университеты

Сәгать поясы

Түбән Новгород халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +3:00 гә тигез.

Климат

Шәһәр климаты — уртача-континенталь.

  • Уртача еллык температура — 4,8 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 2,4 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 76%
Подробнее Түбән Новгород климаты, Күрсәткеч ...
Remove ads

Эчке бүленеш

Thumb

Түбән Новгород 8 районына бүленә:

  1. Автозавод районы
  2. Канавино районы
  3. Ленин районы
  4. Мәскәү районы
  5. Түбән Новгород районы
  6. Ока буе районы
  7. Совет районы
  8. Сормово районы

Халык

1811[23]1840[24]1859[25]1897[26]1913[23]1926[27]1931[23]1939[23]1959[28]1970[29]1979[30]1989[31]2002[32]2010[21]
~14 40026 09832 53890 053~111 400220 819~351 300~643 700941 9621 170 1331 344 4741 438 1331 311 2521 250 615

Милли состав

Подробнее Милләт ...

Түбән Новгород агломерациясе

Түбән Новгород агломерациясе — халык саны буенча Россиянең бишенче агломерация. Халык саны — 2 млн кешедән артык (Идел буе федераль округы халкының ~7% өлеше, Түбән Новгород өлкәсе халкының ~63% өлеше). Агломерация составына Түбән Новгород, Дзержинск, Бор, Кстово шәһәрләре, Балахна, Богородск, Городец, Кстово, Павлово районнары керә.

Remove ads

Танылган шәхесләр

  • Алексей Жеханов (1884-1924), СБКФнең Башкортстан өлкә комитеты җаваплы сәркатибе (1922).

Моны да карагыз

Галерея

Күренеш

Thumb
Түбән Новгород панорамасы

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads