Бруней

From Wikipedia, the free encyclopedia

Бруней
Remove ads

Бруне́й, Бруней-Даруссалам (малайча Brunei Darussalam) – Көньяк-көнчыгыш Азиядә урнашкан дәүләт (солтанлык). Чикләрен Көньяк Кытай диңгезе юа. Малайзия белән чиктәш. Мәйданы – 5,8 мең кв. чакрым. Халык саны – 388 мең (2009). Башкала – Бандар-Сери-Бегаван шәһәре. Дәүләт Милләтләр дуслыгы составына керә.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Remove ads

Физик-географик характеристика

Географик урнашу

Бруней Көньяк-Көнчыгыш Азиядә, Калимантан утравының төньяк-көнбатыш ярында урнашкан һәм ул Малайзиянең 30 чакрым тирәсе территориясе белән бүленгән ике аерым өлкәдән тора. Төньякта илне Көньяк Кытай диңгезе юа. Диңгез яр буе бертөрле түгел, төньяк-көнчыгышта күпсанлы утраулары белән Бруней култыгы бар ә көнбатышта комлы сөзәк яр өстенлек итә.

Рельеф һәм геологик төзелеш

Көнбатыш Бруней – калкулыклы түбәнлек, көньякта таулыклар урнашкан. Көнчыгыш өлеш яр нык сазлыклы буе тигезлегеннән тора. Иң югары нокта – Букит Пагон (Bukit Pagon) тавы 1.850 м.

Климат

Климат тропик, экваториаль. Көньяк Кытай диңгезе акваториясеннән килүче муссоннар тәэсиренә дучар. Һава температурасы бөтен ел дәвамында 26о С тирәсендә. Ил территориясенең 75% дымлы тропик урманнар алып тора.

Подробнее Ай, Гый ...

Су ресурслары

Дәүләттә зур елгалар һәм күлләр юк. Булган елгалар – Бруней (елга)Бруней, Тудонг, Тембуронг, Белайт илнең көньяк өлешендәге калкулыклардан төньякка таба агып, Көньяк-Кытай диңгезенә коялар.

Remove ads

Тарих

XVI гасырда Бруней Калимантан утравының шактый зур өлешен һәм берничә күрше утрауларны алып торган кодрәтле феодаль дәүләт булган. Шундый итеп аны 1522 елда Фернандо Магеллан экспедициясе диңгезчеләре күргән була.

1839 елда солтан хезмәтендә булган авантюрист Дж.Брук монда фетнә күтәрә һәм үзенә төньяктагы җирләрне (Саравак) буйсындыра. Солтаннан Брук «раҗа» титулы ала. «Ак раҗалар» идарәсеннән соң Саравак Малайзия кулына күчә.

1888 елда бөтен Бруней Британ протекторатына әйләнә. 1959 елда, берничә фетнәдән соң, Бөек Британия Брунейга эчке мәсьәләләрне чишү буенча мохтарият бирә, ә 1984 елның 1 гыйнварында тулы бәйсезлек игълан ителә.

1992 елда «Малай ислам монархиясе» концепциясе кабул ителә. Солта Хәссәнәл Болкиах җәмгыятьнең сак модернләштерү сәясәте алып бара.

Remove ads

Дәүләт төзелеше

Thumb
Бруней солтаны Хассанал Болкиах

Дәүләт һәм хөкүмәт башлыгы – солтан. Ул шулай ук дәүләттәге мөселманнарның дини лидеры да. Хөкүмәттә, гадәттә, солтанның якын кешеләре әгъза булып торалар.

Административ бүленеш

Төп мәкалә: Брунейның административ бүленеше
Thumb
Брунейның административ бүленеше

Бруней даирә дип аталучы 4 округка бүленгән.

  1. Белайт
  2. Бруней-Муара
  3. Тембуроң
  4. Тутоң

Тембуроң округын Малайзия территориясе башка округлардан аерып тора.

Округлар мүким кечерәк районнарга бүленәләр.

Халык

Халык саны – 395 мең (2010 елның июленә карата)

Еллык үсеш – 1, 73%

Уртача тормыш дәвамлылыгы – ир-атларда 74 ел, хатын-кызларда 78 ел.

Этник состав:

  • малайлылар – 66 %
  • келаяннар, ибаннар, меланау, дусуннар, мурутлар, даяклар - 8%
  • кытайлылар - 11%
  • калганнар:аурупалылар, һиндлылар һ.б.

Белем дәрәҗәсе – ир-атларда 95 %, хатын-кызларда 90% (2001 елгы җанисәп буенча)

Шәһәр халкы – 75%. Халык тыгызлыгы – 62 кеше/км². Брунейда халык тигез урнашмаган: халыкның 1/3 тирәсе башкалада яши, ә калган өлеше нефть промысселары районнарында урнашкан.

Дин

Рәсми дин – ислам (аны халыкның 67% тота), 13 % - буддистлар, 10% - христианнар (күбесенчә протестантлар), 10% - калганнар (гадәттә, абориген культлары). 1980-еллар ахырында «Малай ислам монархиясе» концепциясе кабул ителә, ул исә Бруней территориясендә исламның төп роль уйнавы белән бергә, барлык диннәрнең дә тигез хокуклы булуы һәм хөрмәт ителүен күздә тота.

Христиан конфессияләреннән монда протестанлык һәм католицизм таралган. Конфуцианлык һәм даосизм кытай мәхәлләләрендә яшәп килә.

Remove ads

Икътисад

Төп мәкалә: Бруней икътисады

Бруней икътисадының нигезен нефть (елына 10 млн т дан артык) һәм табигый газ табу тәшкил итә. Аларның экспорты дәүләткә тулаем җыемнарның 90% күләмендә байлык бирә. Нефть һәм газның бай запаслары аркасында Бруней Азиядә яшәү дәрәҗәсе буенча беренче урыннарда тора.

Авыл хуҗалыгы зәгыйфь үсеш алган, туклану продуктларының 80% Бруней читтән кертә. Монда дөге, яшелчәләр, җимешләр үстерелә, тавыклар, үгезләр, кәҗәләр үрчетелә.

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads