Валериан Куйбышев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Валериан Куйбышев
Remove ads

Валериан Владимирович Куйбышев (6 июнь1988 ел25 гыйнвар 1935 ел) — рус революционеры, совет фирка һәм сәяси эшмәкәре. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.

Кыска фактлар Ватандашлык, Туу датасы ...

ССРБ-ның 1-6 чакырылыш Үзәк Башкарма комитетының әгъзасы, ВКП(б) Үзәк Комитеты әгъзалыгына кандидатлыкка (19211922), ВКП(б) Үзәк Комитеты әгъзасы (1922-1923, 19271935), ВКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросы әгъзасы (1927-1935),ВКП(б) Үзәк Комитеты Оештору бюросы әгъзасы (1922-1923, 1934-1935), ВКП(б) Үзәк Комитеты секретаре (1922-1923), ВКП(б) Үзәк Контроль Комиссиясе әгъзасы (1923-1927).

Remove ads

Биографиясе

Thumb
Төмәндә әтисе В. Я. Куйбышев каберлеге. 2013 ел.

Валериан Куйбышев 1888 елның 25 маенда (6 июнь) Россия империясенең Акмулла өлкәсе Омск шәһәрендә күп балалы гаиләдә туган. Әтисе — Куйбышев Владимир Яковлевич (1909 елның 24 ноябрендә вафат була), дворян, хәрбиләр нәселеннән, подполковник, 1904-1905 елгы рус-япон сугышында катнашучы. Төмәндә хәрби присутствиены җитәкләгән, иске Текутьев зыяратында җирләнгән[5][6].

Әнисе — Куйбышева Юлия Николаевна (кыз фамилиясе — Гладышева), укытучы, Семипалатинск шәһәрендә түрә гаиләсендә туган, Владимир Яковлевич шунда хезмәт иткән, 1883 елда өйләнешкәннәр[6].

Яшүсмер чагы. Кадет корпусы

1898 елның августында үзенең туган шәһәре Омскида Себер кадет корпусында хәрби кешенең улы буларак тулы дәүләт тәъминәтендә укый башлый. 1903 елда, кадет корпусының алтынчы класста укыганда яшерен социал-демократик түгәрәк әгъзасы булып китә[7].

Ун алты яшендә (1904 елда) Россия социал-демократик эшчеләр партиясенә (РСДРП) керә.

Агитатор һәм подпольщик. Кулга алулар

Thumb
Куйбышев Валериан 1917 елда

1905 елда Валериан Куйбышев Себер кадет корпусын тәмамлый һәм Санкт-Петербург шәһәрендә Хәрби-медицина академиясенә укырга керә. 1905 елның көзеннән Санкт-Петербургта яши һәм дәресләрдән буш вакытта РСДРП кала оешмасында төрле йомышлар үти. 1905 елның 9 гыйнварында тыныч демонстрацияне атуга каршы студентлар протестында катнашкан өчен Россия империясе полиция күзәтүе астына эләгә, берничә тапкыр сораулар алуга дучар була, һәм, нәтиҗәдә, 1906 елда академияна куыла[7].

1906 елның көзендә полициядан Омск шәһәрендә яшенә, әммә ноябрь аенда актив революцион эшмәкәрлеге һәм легаль булмаган әдәбиятне саклау өчен кулга алына һәм төрмәгә ябыла.

Аннан чыккач та эшчәнлеген дәвам итеп, янә бер ничә утырып чыга.

1917 елда Валериан Куйбышев Самарга килә, монда ул РСДРП-ның Самар оешмасын җитәкли һәм Совет рәисе итеп сайлана. 1917 елның октябрендә Самарда Самар революцион комитеты һәм большевистик партиясенең губерна комитеты рәисе була. Чехословакия легионы гаскәрләре 1918 елның 8 июнендә Самарга һөҗүм иткән чакта Валериан Куйбышев кала җитәкчелеге белән бергә ашыгыч рәвештә Сембергә эвакуацияләнә[8]. Комуч хөкүмәте колатылган соң шул ук елның октябрендә Самарга әйләнеп кайта. Кайтканнан соң башка большевистик белән сәүдәгәр Покидышева йортында яши (Сарытау урамы)[9]. 1918-1920 еллардагы Ватандашлар сугышы чорында комиссар һәм 1 нче һәм 4-се армияләренең (РККА) революцион хәрби Советы әгъзасы була, Самар фирка оешмасы белән җитәкчелек итә.

1919 елдан Валериан Куйбышев РККА-ның Көнчыгыш фронты Көньяк төркеменең Революцион хәрби советы (РВС) әгъзасы була, адмирал Колчак хөкүмәте гаскәрләренә каршы сугыша. Куйбышев — Әстерханның оборонасы, аннары Урта Азияда гаскәрләр белән җитәкчелек итә, Төркестан фронты XI армиянең РВС әгъзасы, Бөтенрусия Үзәк Башкарма комитеты комиссиясе һәм Төркестан буенча РСФСР-ның Халык Комиссарлары Советы эшләре буенча рәисе урынбасары (1919-1920).

Карьерасы

Thumb
ВКП(б) Үзәк комитеты политбюросы (1934). Куйбышев — Киров эргәсендә, үрге рәттә сулдан беренче.

Ватандашлар сугышыннан соң профсоюз һәм хуҗалык эшендә җитәкче булып эшли. 1920 елның декабрендә ВЦСПС президиумы әгъзасы итеп сайлана, икътисад бүлеге белән җитәкчелек итә. 1921 елның апреленнән — ВСНХ президиумы әгъзасы һәм ноябрдә — Главлит начальнигы; ГОЭЛРО планын тормышка ашыру белән җитәкчелек итә. 1923-1926 елларда — Эшче-авылдаш инспекциясе комиссары, Халык Комиссарлары Советы һәм Хезмәт һәм оборона Советы рәисе урынбасары. 1926 елдан ВСНХ рәисе. 1930 елның ноябреннән ССРБ Госпланы рәисе, шушы ук вакытта — Халык Комиссарлары Советы һәм Хезмәт һәм оборона Советы рәисе урынбасары; 1нче һәм 2нче биш еллыклар халык-хуҗалык планнарын төзүдә катнаша. 1934 елның февраленнән Совет контроле комиссиясе рәисе, 1934 елның маеннан — Халык Комиссарлары Советы һәм Хезмәт һәм Оборона Советы рәисе урынбасары. Зур совет энциклопедиясенең 1нче басмасын нәшер итү инициаторы, Баш редакция әгъзасы. 7, 8,12 −17 фирка съезлары делегаты. РКП (б)-ның 10 нчы съездында фирканең Үзәк Комитеты әгъзалыгына кандидат итеп сайлана. 11 съездда РКП(б) Үзәк Комитеты әгъзасы. 1922 елның апрелендә РКП (б)ның Үзәк Контроль комиссиясе секретаре итеп сайлана. 12нче съездда Үзәк Контроль комиссиясе әгъзасы итеп сайлана, Үзәк Контроль комиссиясенең Эшче-авылдаш инспекциясе рәисе була (1923-1926). 15-17нче фирка Үзәк Комитеты әгъзасы итеп сайлана; 1927 елдан ВКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросы әгъзасы.

Үлеме

В. В. Куйбышев 1935 елның 25 гыйнварында 46 яшендә капыл гына үзенең кабинетында вафат була. Рәсми үлем версиясе — йөрәкнең уң коронар артериясе тромбы[10]. Куйбышевның урнасы Кремль дивары некрополендә җирләнә.

Thumb
Мәскәүдә Преображенск мәйданындагы һәйкәл
Remove ads

Чыганаклар

  • Немецкая национальная библиотека, Берлинская государственная библиотека, Баварская государственная библиотека и др. Record #118864130 // Общий нормативный контроль (GND) — 2012—2016.
  • Куйбышев Валериан Владимирович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохорова — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  • Петрушин А. А. «Тюмень без секретов, или Как пройти на улицу Павлика Морозова» — 1-е изд. — Тюмень: Мандр и Ка, 2011. — Б. 277. — 320 б. — 1.000 экз. — ISBN 5-93020-449-7.
  • Николай Зенькович. Энциклопедия биографий «Элита»: «Самые секретные родственники». Куйбышев В. В. (стр. 205—212) // books.google.ru
  • Некролог // Сибирская торговая газета. № 250. 25 ноября 1909 года. Тюмень
  • Л.О. Данилина Взаимоотношения В.В.Куйбышева с детьми (по материалам личной переписки) // Известия Самарского научного центра Российской академии наук : журнал. — Самара, 2009. — Т. 11. — № 6. — С. 150—152.
  • Музей «Дом на Набережной». Ольга Андреевна Лежава-Куйбышева (1901—1984). // museumdom.narod.ru
Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads