Гибралтар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Гибралта́р (ингл. Gibraltar [dʒɪˈbrɔːltɚ]) — Пиреней ярымутравының көньягында урнашкан Бөекбритания территориясе. Урта диңгезне һәм Атлантик океанны тоташтырган Гибралтар бугазында мөһим стратегик позицияне били. НАТОның хәрби-диңгез базасы.
Гибралтар ватандашлары — бер үк вакытта Бөекбритания һәм Европа Берлеге ватандашлары. Алар Европа парламенты сайлауларында катнаша алалар, ләкин Гибралтар җирендә Шенген килешүе һәм кайбер башка АБ кагыйдәләре гамәлдә түгел.
Гибралтар — Европада маготлар (кыргый маймуннар) яшәгән бердәнбер урын. Җирле ышанулар буенча соңгы магот үлгәнгә кадәр Гибралтар Бөекбритания территориясе булыр.
Remove ads
Тарих
Гибралтар тарихы гаять бай һәм үз эченә 3000 елны ала. Финикиялеләрнең һәм карфагенлыларның бу җирләрдә корабларны калдырулары билгеле. Рим империясе вакытында да Гибралтар аның җирләренә кергән.
Озак вакыт буенча Гибралтарга гарәпләр сахип чыкканнар. Алар бу җирләрне 711 елда яулыйлар. 1462 елда Испания бу җирләрне басып ала, ләкин 1704 елда Гибралтарны инглиз гаскәрләре яулый. 1713 ел килешүенә күрә Гибралтар Бөекбритания җире булып таныла.
1830 елда Гибралтар колония статусын ала. 1967 елның 10 сентябрендә үткәрелгән референдумда Гибралтар ватандашлары Бөекбританиядә калу өчен тавыш биргәннәр.
Remove ads
Дин
2012 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Гибралтар халкының 72,1 % ка якыны католиклар. Башка христиан конфессияләреннән Англия чиркәве (7,7 %), Иегова шаһитләре тарафдарлары бар. Халык саны буенча өченче дин — Ислам (халыкның 3,6 % ы). Шулай ук һинд дине (2 %), Бәһаи дине әгъзалары һәм 763 кешедән торган яһүд дине җәмгыяте (халыкның 2,4 % ы) бар.
Remove ads
Моны да карагыз
Фотосурәтләр
- Иярчен фотосурәте
- Гибралтар манзарасы
- Гибралтар һава аланы
- Маготлар
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads