Дзержинск (Россия)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Дзержинск (рус. Дзержинск, элек — Растяпино) — Россия шәһәре, Түбән Новгород өлкәсенең халык саны буенча икенче шәһәр.
Халык саны — 240 762 кеше, шәһәр админинстрациясенә буйсынган торак пунктлары белән — 251 046 кеше (2010).[8]
Remove ads
География
Шәһәр Ука елгасының сул ярында, Түбән Новгороддан 34 километр көнбатыштарак урнашкан. Мәскәү — Түбән Новгород тимер юл сызыгында станция.
Тарих
Растяпино авылы 1606 елдан мәгълүм. 1920-елларда шул авыл, Черноречье авылы һәм Растяпино стациясе бистәсе Растяпино шәһәр тибындагы бистәсенә берләштерелгәннәр. 1929 елда Феликс Дзержинский хөрмәтенә бистәгә Дзержинск исеме кушылган. 1930 елда шәһәр статусы бирелгән.
Халык
1926[10] | 1931[10] | 1939[10] | 1959[11] | 1970[12] | 1979[13] | 1989[14] | 2002[15] | 2010[8] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~8 400 | ~37 700 | ~103 400 | 164 337 | 221 291 | 257 119 | 285 071 | 261 334 | 240 762 |
Милли состав
Икътисад
Дзержинск — Идел буеның эре химия сәнәгате үзәге. Машиналар төзү , азык-төлек һәм җиңел сәнәгать, төзелеш материаллары җитештерү ширкәтләре бар.
Экологик вазгыть
Швейцариянең «Яшел Хач» һәм АКШның Блэксмит институты галимнәрендә булган мәгълүматлар буенча, Дзержинск планетабызның экологик яктан имин булмаган урыннарның беренче унлыгына керә.[18].
Югары уку йортлары
- Түбән Новгород дәүләт техника университетының филиалы
- Идел-Нократ дәүләт хезмәте акдемиясенең филиалы
- Заманча һуманитар акдемиясенең филиалы
- Петербург тышкы икътисади элемтәләре, икътисад һәм хокук институтының филиалы
- Түбән Новгород дәүләт университетының филиалы
Танылган шәхесләр
- Олег Дерипаска (1968), эшкуар, миллиардер.
Галерея
- Вокзал
- Маяковский мәйданы
- Өстән күренеш
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads