Кизләү
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Кизләү (рус. Евпатория, укр. Євпато́рія, кырымтат. Kezlev, Кезлев) — Кырым ярымутравының урнашкан шәһәр-курорт. Рус телендә бөек Понт патшасы Митридат Евпатор истәлегенә Евпатория дип аталган.
Remove ads
Тарих

Кизләү урынында кешеләр б.э.к.3 мең элек торган инде.
Биредә таврлар, киммерийләр, соңрак греклар яшәгәннәр. Каланың борынгы исеме — Керкинитида. III—II гасырда кала скифлар тарафыннан җимерелгән.
Һуннар, болгарлар, хәзәрләр, печенеглар, кыпчаклар Кизләү урынында торганнар.
Алтын Урда чорында Кизләү — сәүдә үзәге.
1475 елда Госман империясенә керә, Кизләү (төрекчә Гөзлөв) кирмәне төзелә.
1552 елда Дәүләт-Гәрәй хан идарә иткән чорда Җомга-Җәмигъ мәчете төзелә.
1774 елда Россия Кырым ханлыгын басып ала.
Кизләү каласы рус телендә борынгы гаскәр башлыгы, патша Митридат VI Евпатор истәлегенә Евпатория дип аталган.
Кырым сугышы вакытында Кизләү инглиз-француз-төрек гаскәрләре тарафыннан басып алына.
1941 елның 31 октябреннән 1944 елның 13 апреленә кадәр фашистлар тарафыннан басып алына.
1944 елның 18 маенда кырымтатар халкы сөргенгә җибәрелә, 26 июнендә әрмәннәр, болгарлар, греклар да сөргенгә җибәрелә.
Сугыш вакытында 12 мең кеше атып үтерелгән, халык саны 45–55 %ка кими.
Remove ads
География
Евпатория Кара диңгез ярында, Кырымның далалы көнчыгыш өлешендә урнашкан.
Климат
Remove ads
Халык
1897[6] | 1926[7] | 1939[7] | 1959[8] | 1970[9] | 1979[10] | 1989[11] | 2001[12] |
---|---|---|---|---|---|---|---|
17 913 | 23 341 | 47 030 | 56 992 | 79 444 | 93 281 | 107 792 | 105 915 |
Милли состав (2001): руслар — 64,9 %, украиннар — 23,3 %, кырымтатарлар — 6,9 %, белоруслар — 1,5 %.
Кардәш шәһәрләр
Янина (Греция) — 1989[13]
Фигейра-да-Фош (Португалия)
Людвигсбург (Алмания)
Закинтос (Греция)
Островец-Свентокшиски (Польша)
Силифке (Төркия)
Мәскәү өлкәсенең Красногорск районы (Россия)
Ламби (Греция)
Белгород (Россия)
Транспорт
Евпатория — Россиянең тар уколейлы трамвай йөри торган өч шәһәренең берсе. Башка ике шәһәр: Пятигорск һәм Калининград.
- 2021 елда Евпаториядә йөри башлаган трамвайлар.
Шәхесләр
- Пётр Прихожан (1940—2010), шагыйрь.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads