Игорь Смирнов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Игорь Смирнов (Игорь Валентин улы Смирнов, русча Игорь Валентинович Смирнов) – балет куючы, мөгаллим, Тукай бүләге иясе.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1926 елның 8 декабренда Сарытауда туа. 1989 елда Мәскәүдә вафат.
Мәскәү хореография училищесын (1944), ГИТИСның балет куючылар бүлеген (1951) тәмамлый.1944 - 1949 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы опера студиясендә балет куючы булып эшли.1960 - 1961 елларда Мәскәүдә Станиславский һәм Немирович-Данченко театрында баш балет куючы. 1967 - 1989 елларда Мәскәү сәнгать институтында хореография кафедрасы мөдире.
1953 - 1954 елларда Румыниядә, 1963 - 1964 елларда Япониядә, Монголиядә, Аргентинада балет куючы, мөгаллим булып эшли.
1958 - 1960, 1962, 1964 - 1967 елларда Карелия АССРның Петрозаводск шәһәре музыкаль театрынының баш балет куючысы.
Remove ads
Иҗаты
И. Смирновның Петрозаводскида куйган балет спектакльләре Карелиядә һөнәри балет сәнгате тууга нигез булалар. .
Театрда
- «Бакыр җайдак» Р. Глиэр (1950, Ташкәнт),(1954, Бүкрәш, Румыния)
- «Маскарад» Л. Лапутин (1958, Ташкәнт), (1961, Мәскәү), (1965, Карелия)
- «Сампо» Г.- Р. Синисало (1959, Карелия)
- «Аккош күле» Пётр Чайковский (1960[1], Карелия), (1963, Токио, Япония),
- «Хәтерлим мин матур бер мизгелне» Г. –Р. Синисало (1962, Казан), (1963, Харковь)
- «Сөюдән көчлерәк» Г.-Р. Синисало (1966, Карелия)
- «Жизель» А. Адан (1967, Карелия)
- «Су анасы» Әнвәр Бакиров (1970, Казан)
- «Кижи легендасы» Г.-Р. Синисало (1973, Карелия)
Кинода
Яшь чагында берничә кинофильмда уйный[2].
Вакытлы матбугатта
Хореографияга караган мәкаләләре даими басыла.
Смирнов И. В. Искусство балетмейстера : [Учеб. пособие для культ.-просвет. фак. вузов культуры и искусств]. — М.: Просвещение, 1986.
Смирнов И. В. … танцует Карелия : Заметки и размышления балетмейстера. — Петрозаводск : Карелия, 1977; 2-е изд., испр. и доп. — Петрозаводск : Карелия, 1981.
Китаплары
- «Работа балетмейстера над хореографическим произведением» . М., 1979[3].
- Искусство балетмейстера. М, 1986.
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1959)[4]
- Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1973) – Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Әнвәр Бакировның «Су анасы» балетының либреттосын язган һәм сәхнәгә куйган өчен (төп партия Алмайны башкарган Ревдар Садыйков, музыка җитәкчесе Хәсби Фазлуллин, автор Әнвәр Бакиров белән берлектә)
- Карелия АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1974)
- Карелия АССРның дәүләт премиясе (1974)
- РСФСРның халык артисты (1978)
- РСФСРның М.И. Глинка исемендәге дәүләт премиясе (1986)[5]
Чыганаклар
- Колосёнок С. Театр нашего города. — Петрозаводск, 1977.
- Генделева Ю. Музыкальный театр Карелии: Очерк истории. — Петрозаводск, 2009.
Тышкы сылтамалар
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads