Ильяс Бораганский
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ильяс Бораганский, Ильяс морза Бораганский (кырымтат. İlyas Boraganskiy, 1852 елның 22 апреле, Россия империясе, Таврия губернасы, Симферополь өязе, Бакчасарай — 1942 ел, ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа) — нәшир, каллиграф, шәркыятьче, Петербург университетының төрек-татар теле укытучысы. 1893 елда Петербургта гарәп шрифтлы беренче басмаханә ачучы.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле

1852 елның 22 апрелендә Таврия губернасы Симферополь өязе Бакчасарай шәһәрендә кырымтатар асылзаты (морза) гаиләсендә туган. Мәдрәсә, Истанбул университетын (1874) тәмамлый. 1867 елда Төркиягә барып, җиде ел хөсне хат, инкрустация сәнгате, фотога төшерү, китап нәшер итү һөнәрләренә өйрәнә. Илгә кире кайткач, Россия империясе шәһәрләре (Казан, Уфа, Мәскәү, Санкт-Петербург) буйлап сәяхәткә чыга. 1882 елда Петербургта төпләнеп кала. Көнчыгыш телләрендә һәм берничә Аурупа телендә иркен аралашучы Ильяс морза Көнчыгышны өйрәнүче рус галимнәре белән таныша. 1899-1908 елларда Петербург университетының көнчыгыш (көнчыгыш телләр) факультетында төрек һәм татар тел белеме кафедрасында төрки каллиграфиясе (1899-1906), төрек теленнән гамәли дәресләр (1900-1908), мөселман каллиграфиясе (1906-1908) фәннәреннән укыта. 1880 еллар ахырында Россия империясе тышкы эшләр министрлыгында каллиграф булып хезмәт итә.
Remove ads
Нәшир
- Төп мәкалә: Ильяс Бораганский басмаханәсе
1893 елда Петербургта шәхси «Көнчыгыш» электр басмаханәсе (рус. «Восточная» электро-печатня) ачарга рөхсәт ала. Анда төрки мөселман халкы өчен төрек, гарәп, рус, фарсы телләрендә китаплар (дәреслекләр, дини китаплар, тарихи китаплар, матур әдәбият, фәнни әдәбият, А. С. Пушкин, Н. В. Гоголь, Д. Мамин-Сибиряк, А. Самойлович, И. А. Крылов һ. б. тәрҗемә ителгән китапларын) нәшер итә. Әлеге басмаханәдә казакъ акыны Абай Кунанбаевның беренче китабы басыла, 1900 елда «Кәримов, Хөсәенов һәм К°» басмаханәсе хуҗасы (1902 елдан) Фатих Кәрими стажировка үтә[1]. 1911 елда патша хөкүмәте басмаханәдә мөселман авторларының китапларын басуны тыя. Шуннан бирле басмаханәдә көнчыгышны өйрәнүче рус галимнәренең фәнни китаплары гына басыла.
1919 елда (октябрь — ноябрь) Петроградны Николай Юденич гаскәреннән саклау өчен килгән Башкорт атлы аерым дивизиясе гаскәриләре өчен татар телендә «Салават» газетасы чыгара.
1920 елдан соң басмаханәсен Стәрлетамакка күчерергә мәҗбүр була, кызыл гаскәриләрне нәшерлек серләренә өйрәтә.
1942 елда вафат, Уфада җирләнгән[2] Күренекле нәширнең биографиясен кырымтатар галимнәре Сафтер Нагаев, Якуб Гафаров, Алматыдан Каюм Мөхәммәтханов һ. б. өйрәнә.
Remove ads
Искәрмәләр
Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads