Илья Славутский
драма актеры, режиссер, фоторәссам From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Илья Славутский, Илья Александр улы Славутский (рус. Илья Александрович Славутский; 1979 елның 29 гыйнвары, СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Озёрск) ― драма актеры, режиссер, фоторәссам. 1996 елдан В. И. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе артисты. Татарстанның атказанган һәм халык, Россия Федерациясенең атказанган (2025) артисты. «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты (2025). Россия Театр эшлеклеләре һәм Фоторәссамнар берлекләре әгъзасы.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1979 елның 29 гыйнварында[1] Чиләбе өлкәсенең Озёрск шәһәрендә, Чиләбе өлкә драма театры куючы-режиссеры Александр Славутский (1947 елгы)[2] һәм Чиләбе өлкә драма театры актрисасы Светлана Романова (1952 елгы)[3] гаиләсендә туган. Гаиләсе белән 1981―1987 елларда Чита, 1987―1993 елларда Ростов-на-Дону, 1994 елдан – Казан шәһәрләрендә яшәгән. Ростов-на-Дону шәһәренең 11нче санлы урта мәктәбен тәмамлаган. 1998 елда В. И. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры каршындагы РАТИ (ГИТИС) актерлык курсын һәм 2006 елда РАТИ (ГИТИС) режиссерлык факультетын тәмамлаган.
1996 елда Казан дәүләт академия рус Зур драма театры труппасына кабул ителгән (ул театрның барлык спектакльләрендә диярлек катнаша[4]).
Remove ads
Башкарган кайбер рольләре
- Остап Бендер («Бөек комбинатор» И. Ильф, Е. Петров)
- Чечеткачы Рокк («Шомлы йомыркалар» М. Булгаков)
- Мэкки-Пычак («Өч тиенлек опера» Б. Брехт, К. Вайль)
- Перчик («Түбәдәге скрипкачы» Дж. Бок, Дж. Стайн)
- Петя Трофимов («Чия бакчасы» А. П. Чехов)
- Томский («Пики дамасы» А. С. Пушкин)
- Эрвин Паркер («Америка себеркесе һәм эчкече әти белән Россия буйлап сәяхәт» И. Квирикадзе)
- Вася («Әйләнәнең квадратурасы» В. Катаев)
- Виктор («Чит кеше белән гаилә портреты» С. Лобозёров)
- Рухани («Ханымның килүе» Ф. Дюрренматт)
- Том Сойер («Том Сойер маҗаралары» М. Твен)
- Глумов («Глумов» Н. Островский)
- Мачы Базилио («Алтын ачкыч яки Буратино маҗаралары» А. Толстой)
- Бармалей («Доктор Айболит» К. Чуковский)
- Принц Тарталья («Өч әфлисунга гыйшык тоту» К. Гоцци, М. Светлов)
- Бүре («Кызыл Калфак» Е. Шварц)
- Николай («Ачы!» М. Зощенко)
- Мане («Дары мичкәсе» Д. Дуковски) һ.б.
Remove ads
Режиссерлык эшләре
- Жан Ануй. «Караклар балы»
- К. Чапек. «Яшьлегенең сере»
- М. Метерлинк. «Изге Антоний могҗизасы»
- Н. В. Гоголь. «Өйләнү»
- А. Н. Островский. «Бальзаминованың өйләнүе»
- А. Володин. «Биш кич»
- Агата Кристи. «Тычкан тәбесе»
- Е. Шварц. «Кызыл Калфак»
- Ретро-концерт «Яктырткычлар кабынган чакта»
- М. Макдонах. «Матурлык королевасы»
- «Казан трамвае», Казан шагыйрьләре шигырьләре буенча музыкаль-шигъри фантазия
«Волга театральная» фестивалендә «Саташкан көн яки Фигароның өйләнүе» спектаклендә Фигаро роле белән «иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңүче (Самара, 2017)
Илья Славутский куелышындагы «Өйләнү» спектакле «Театр сәнгате биенналесы. Режиссура дәресләре» фестивалендә «тамашачылар танылуы» бүләген алган (Мәскәү, 2017)[5].
«Кабаре» программасының сәнгать җитәкчесе[6].
Фильмография
Шәхси тормышы
Гаиләле. Хатыны Елена Ряшина, 2001 елдан Казан дәүләт академия рус Зур драма театры актрисасы, Татарстанның халык артисты [9]. Улы Александр (2018 елгы) [10].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстанның атказанган артисты
- Татарстанның халык артисты
- 2025 ― Россия Федерациясенең атказанган артисты ― Ватан мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[11]
- 2025 ― «Алтын битлек» милли театр премиясе ― «Жюриның махсус премиясе. Драма театры һәм курчак театры» номинациясе ― Казан дәүләт академия рус Зур драма театрының «Гамлет» спектаклендә Клавдий ролен башкарган өчен[12]. Илья Славутский 2023―2024 еллар сезонында Россиянең «Алтын битлек» милли театр премиясен алуга дәгъва итүче Татарстанның бердәнбер вәкиле булып чыккан[13].
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads