Иридий
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Иридий (лат. Iridium, Ir) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 9 төркем элементы. Тәртип номеры - 77. Иридий — бик каты, көмөшсу-ак төстәге агалтын төркеме металлы, авыр эри, күчүчән. Тыгызлыгы буенча осмий белән бер диярлек[1]). Хәтта 2000 °C температурада коррозияга ифрат чыдамлы. Җир токымнары арасында бик сирәк очрый, шуңа күрә Җиһан токымнары (метеорит) чыгышлы дип фаразлана.
Remove ads
Символы
Иридий элементының символы — Ir (Иридий дип укыла).
Тарихы
Иридийны 1803 елда инглиз химигы С Теннант Көньяк Америкадан китерелгән агалтын кушылмаларында осмий белән бер үк вакытта ача[2].
Исеменең килеп чыгышы
Иридий (бор. грек. ἶρις — салават күпере) үзенең төрле төстәге тозлары аркасында шундый исем ала[3].
Табигатьтә табылуы
Җир кабыгында иридий нисбәте бик аз (массасы буенча 10−7 %). Ул алтын һәм платинадан күпкә сирәгрәк очрый. Аның белән бергә осмий, родий,рений һәм рутений очрый. Иң әз таралган элементларга карай. Иридий еш кына метеоритларда табыла[4].
Иридий невьянскит, сысертскит, ауросмирид кебек минералларда очрый.
Ятмалар һәм җитештерү
Осмийлы иридий нигездә перидотит серпентинит ятмаларында урнашкан була (КАР, Канада, Рәсәй, АКШ)[5].
Елына Җир йөзендә җитештерелгән иридий (2009 елгы мәглүмат буенча) 3 тонна чамасы тәшкил итә[6]. 2015 елда 7.8 тонна чыгарылган.
Иридий алуның төп чыганагы — бакыр-никель җитештергәндәге анод шламнары.
Remove ads
Физик үзенчәлекләре
Иридий — авыр көмөшсу-ак металл, каты булуы аркасында механик эшкәртү кыен. Эрү температурасы — 2739 K (2466 °C), кайнаган чакта 4701 K (4428 °C). Электр каршылыгы — 5,3×10−8Ом·м (0 °C-та) һәм 2×10−7Ом·м (2300 °C очракта); сызыкча киңәюе коэффициенты — 6,5×10−6 град; нормаль сыгылмалылык модуле — 538 ГПа[7]; 20 °С-та тыгызлыгы — 22,65 г/см3, сыек иридийныкы — 19,39 г/см3 (2466 °С). Тыгызлыгы буенча осмий белән чагыштырлык.
Remove ads
Изотоплы состав
Табигатьтә иридий тотрыклы ике төр изотоп катышмаларында очрый: 191Ir (нисбәте 37,3 %) һәм 193Ir (62,7 %). Ясалма ысуллар белән масса саны 164-199 радиоактив изотоп, шулай ук күп төш изомерлары алынган. Ясалма192Ir таралу алган .
Химик үзенчәлекләре
Иридий һава температурасында һәм җылытылганда тотырыклы[8]. 1200 °C-тан артык булганда өлешчә IrO 3 рәвешендә буга әйләнә. Компакт иридий 100 °C температураһына кадәр бөтен билгеле кислоталар һәм аларның катышмалары белән реакцияга керми.
Куллану
2010 елда дөньяда иридий куллану 10,4 тонна тәшкил итә. Төп куллану даирәсе — монокристалл үстерү өчен корылмалар, аларда иридий тигель материаллары сыйфатында кулланыла. Шул максатта 2010 елда 6 тонна иридий тотылган. Якынча 1 тоннаны премиаль кабызу шәмнәре, химик корылмалар һәм химик катализаторлар җитештерүчеләр куллана[9].
Биологик әһәмияте
Металл агулы түгел, әмма кайсыбер иридийлы берләшмәләр, мәсәлән, аның гексафториды (IrF6), бик агулы.
Әдәбият
- Иридий// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 10-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
Чыганаклар
- Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source.(ингл.)
- IUPAC Standard Atomic Weights Revised 2008 елның 5 март көнендә архивланган. (2005).(ингл.)
Сылтамалар
- Иридий//Большая российская энциклопедия(үле сылтама)
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads