Йолдыз
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Йолдыз — яктылык таратучы, үз гравитацион кыры һәм эчке басымы белән торып калучы массив газ (плазма) шары, аның эчендә термотөш реакцияләре баралар яки элегрәк барганнар. Күп йолдызлар үзенең табигате белән Кояшка охшашлы, гади күзгә яктырткыч нокта рәвешендә генә күренә торган күк җисеме[1]. Җиргә иң якын йолдыз — Кояш.


Йолдызлар — зур балкып тору газлы (плазмалы) шарлар. Алар тартылыш кысылуы нәтиҗәсендә газ-тузан (күбесенчә су тудыргыч һәм гелий) мохитеннән барлыкка киләләр. Йолдызлар тирәнлегендә матдәнең температурасы миллионнар кельвин, ә өслегендә — меңнәр кельвин була. Күпчелектә йолдызлар энергиясе су тудыргыч гелийга әверелүе термотөш реакцияләре нәтиҗәсендә китереп чыга.
Кояшка иң якын йолдыз Кентавр Проксимасы була. Ул 4,2 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Күк йөзендә гади күз белән якынча 6000 йолдыз күренеп тора, һәр ярымшар]да өч меңәрләп. Җирдән күренеп торган йолдызлар (иң көчле телескоп аша күренеп торган да) галактикалар җирле төркемендә урнашалар.
Remove ads
Йолдызларны күзәтү тарихы
Традицион рәвештә йолдызлар дөньяның төрле почмакларындагы цивилизацияләр өчен мөһим булган. Алар дини практикаларда, астрономик навигация һәм ориентлашу өчен кулланылган. Күп кенә борынгы астрономнар йолдызлар мәңгегә күк шарына береккән һәм үзгәрми дип уйлаган. Астрономнар йолдызларны йолдызлыкларга туплаган һәм аларга нигезләнеп Кояш белән планеталарның йөрешен күзәтеп барган.[2] Кояшның фондагы йолдызлар (һәм офыкка) карата хәрәкәте авыл хуҗалыгы эшләрен җайга салырга мөмкинлек биргән тәкъвимнәр, ягъни календарьлар төзү өчен кулланылган.[3] Хәзерге көндә һәр илдә дә диярлек кулланылучы милади тәкъвим шундый кояш тәкъвимнәренең берсе, ул Җирнең аңа иң якын йолдыз — Кояш тирәли әйләнү вакытына нигезләнгән.
Төгәл вакыты күрсәтелгән иң борынгы йолдыз картасы б.э.к. 1534 елда Борынгы Мисырда пәйда була.[4] Безгә билгеле булган иң борынгы йолдызлар каталогы исә Месопотамиядә, Вавилон астрономнары тарафыннан б.э.к. 2 нче меңеллыкның азагында, Кассит чорында (б.э.к. якынча 1531–1155 еллар) төзелә.[5]
Грек астрономиясендәге беренче йолдызлар каталогын Тимохарис ярдәме белән Аристилл төзи, бу б.э.к. якынча 300 нче елда була.[6] Гиппарх (б.э.к. 2 нче гасыр) йолдыз каталогы 1020 йолдызны эченә ала һәм Птолемей йолдыз каталогын төзегәндә кулланыла.[7] Гиппарх беренче теркәлгән нованы (яңа йолдыз) ачучы буларак билгеле.[8] Бүгенге көндә кулланылышта булган күп кенә йолдыз һәм йолдызлык исемнәре грек астрономиясеннән алынган.
Remove ads
Билгеле йолдызлар
Remove ads
Күренешләр

Искәрмә һәм сылтамалар
Чыганаклар
Тышкы сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads