Казанский альманах
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
«Казан әлманахы», рус. «Казанский альманах» — Татарстан башкаласы Казан шәһәрендә рус телендә нәшер ителүче әдәби-нәфис һәм мәдәният-мәгърифәт басмасы.
Баш мөхәррир — Әхәт Мушинский, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Державин премиясе иясе.
Remove ads
Тарих


Тышлыкта Ф. Халиков рәсеме
- Татарстан Республикасының «2004-2013 елларда ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне үстерү дәүләт программасы»н тормышка ашыру кысаларында нәшер ителә башлый.
- Рус телле язучыларның әсәрләрен нәшер итүне максат итеп куя.
- Басманың оештыручылары булган язучылар Василий Аксенов, Рөстәм Кутуй, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Александр Ткаченко, Владимир Корчагин беренче мөхәрририят әгъзалары була[1].
- Беренче саны 2 000 данә бастырылып, 1 100 данәсе Татарстан Республикасының Милли китапханәсе аркылы Русиянең (Мәскәү, Уфа, Сарытау, Чабаксар һ. б.) һәм Татарстан җөмһүриятенең китапханәләренә таратыла.
Remove ads
Сәхифәләре
- Татарстан һәм Казан язучыларыннан тыш, Казанга нинди дә булса мөнәсәбәте булган авторларның да (мәсәлән, Л.Н. Толстой, Белла Әхмәдуллина, Василий Аксенов) әсәрләре басыла[2]
- Туган якны өйрәнүчеләр, җирле рәссамнар иҗаты, әдәбият тарихы, хәзерге рус теле турында язмалар урнаштырыла.
- Яшь авторларга урын түрдән. Казан дәүләт медицина университетында оешкан «Ак карга» (Белая ворона) әдәби түгәрәге (җитәкчесе Наилә Ахунова) әгъзалары (Наталья Иванова, Александр Крайнов, Энҗе Алимова, Светлана Филатова, Дарья Якунина, Анна Черемисова, Мария Чурсина, Юлия Сандлер, Константин Максимов) язган әсәрләр урын ала.
- «Бәйләнчек кеше көндәлеге» (Дневник зануды) сәхифәсендә көндәлек матбугатта очрый торган хаталар күрсәтелә[3].
- Тәрҗемә әсәрләргә зур урын бирелә. Татарча текстны (мәсәлән, Фатих Кәримнең «Ант» поэмасын) русчага тәрҗемә итү буенча бәйге оештырыла.
Remove ads
Бүләкләре
- «Бәллүр каләм» бәйгесе лауреаты (2008) — «Ел дебюты» номинациясендә.
Сылтамалар
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
