Камбарка районы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Камбарка районы
Remove ads

Камбарка районы (рус. Камбарский район, удм. Камбарка ёрос) — Россия байрагы Россия Федерациясе субъекты Удмуртия республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан муниципаль район.

Кыска фактлар Ил, Статус ...

Административ үзәгеКамбарка шәһәре.

Remove ads

География

Чиктәшлек

Подробнее Як, Район яки регион ...

Район Чулман-Агыйдел түбәнлеге эчендә урнашкан. Районның көнбатыш чиге Чулман елга буенча уза, аның кушылдыклар район территориясендә агалар — Әрмәз, Шолья, Камбарка, Бүә.

Тарих

Район 1924 елның 23 гыйнварында Урал өлкәсенең Сарапул округы составында барлыкка килгән. Соңрак, район бетерелгән һәм Сарапул районына кушылган. 1937 елда Киров өлкәсенең составыннан Удмуртия АССР составына тапшырылган. 1939 елда, Сарапул районының кечерәю нәтиҗәсендә Камбарка районы кабаттан торгызыла.

1963 елда район яңадан юкка чыгарыла, аның территориясе Сарапул авыл районы һәм Сарапул шәһәре арасында бүленә. 1965 елда өченче мәртәбә торгызыла.

Remove ads

Халык

Подробнее 1970, %, 1979, % ...

Милли состав: арлар — 3,9 %, руслар — 81,1 %, татарлар — 8,6 % (2002 җанисәбе буенча).

Татарлар күпләп район үзәгендә һәм Шолья, Кама авылларында яшиләр.

Административ бүленеш

Подробнее Авыл җирлеге, Административ үзәге ...
Remove ads

Социаль инфраструктура

12 мәктәп, 13 балалар бакчасы, 1 музыкаль мәктәп; 3 хастаханә, 6 фельдшер-акушерлык пункты. Шулай ук 11 мәдәният йорты, 11 китапханә һәм Камбаркада мөзәй эшли.

Икътисад

Транспорт

Thumb
Ершовка авылы янында Чулман елгасы

Район территориясеннән Горький тимер юлының «МәскәүСвердловск» тимер юл линиясе һәм «Ижау — Чайковски» тимер юл тармагы уза. Чулман аша паромлы кичүләр эшли.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads