Карлис Улманис
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Карлис Улманис (лат. Kārlis Ulmanis; 23 август (4 сентябрь) 1877 — 20 сентябрь 1942) — Латвия сәяси һәм дәүләт эшлеклесе, Латвия президенты (1936—1940).
Remove ads
Тәрҗемәи хәл

Карлис Улманис Лифляндия губернасы Добеле өязенең «Пикшас» утарында (хәзер Латвиянең Добеле краена карый) таза тормышлы крестьян гаиләсендә туа. Гаиләдә өченче бала булган.
Лейпциг авыл хуҗалыгы институнында (Алмания) һәм Небраска университетында (АКШ) укый. 1913 елда Латвиягә кайта.
1917 елда — Вакытлы хөкүмәтнең Лифляндия губернасы буенча комиссары. «Латыш крестьян берлеге»не (лат. Latviešu Zemnieku savienība) оештыручыларның һәм лидерларның берсе. 1918—1921 елларда — Латвия Вакытлы хөкүмәтенең рәисе.
1921—1934 еллар периодында — премьер-министр (4 тапкыр), хәрби министр, тышкы эшләр министры (4 тапкыр), авыл хуҗалыгы министры (2 тапкыр).
1934 елның 15 маенда премьер-министр постында булган Улманис хәрби борылышны оештыра: парламентны һәм бөтен сәяси фиркаләрне куып тарата, ә 1936 елда үз-үзеңне президент постына билгели. Рәсми рәвештә «милләт атасы» һәм «юлбашчы» исемнәрен йөрткән.[1]
Латвиягә совет гаскәрләр кергәннән соң, 1940 елның 21 июньдә отставкага чыга; совет хөкүмәтенә пинсә бирү һәм Швейцариягә китү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итте. 1940 елның 22 июньдә Мәскәү аша Ворошиловскка депортацияләнә. 1942 елның 1 августта Красноводск шәһәренә күчерелә; юлда дизентерияне эләктерә һәм шул ук елның 20 сентябрендә үлә.
Remove ads
Галерея
- Небраска университеты студенты
Моны да карагыз
- Гунтис Улманис — Латвия президенты (1993—1999), Карлис Улманисның бертуганның оныгы.
Тышкы сылтамалар
- Карлис Улманис — Pribalt.info 2012 елның 19 гыйнвар көнендә архивланган.
- В Туркменбаши поставят памятник президенту Латвии Улманису // Lenta.ru, 20 ноября 2010
- Обнаружен паспорт Карлиса Ульманиса — латвийского лидера в 30-40-х годах
- Ulmanis Kārlis // Энциклопедия исторической терминологии 2021 елның 27 декабрь көнендә архивланган.(лтш.)
- Ulmanis, Kārlis Augusts Vilhelms 2004 елның 8 гыйнвар көнендә архивланган.(лтш.)
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads