Карлис Улманис

From Wikipedia, the free encyclopedia

Карлис Улманис
Remove ads

Карлис Улманис (лат. Kārlis Ulmanis; 23 август (4 сентябрь) 1877 — 20 сентябрь 1942) — Латвия сәяси һәм дәүләт эшлеклесе, Латвия президенты (1936—1940).

Кыска фактлар Карлис Улманис, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәл

Thumb
Карлис Улманис, 1919

Карлис Улманис Лифляндия губернасы Добеле өязенең «Пикшас» утарында (хәзер Латвиянең Добеле краена карый) таза тормышлы крестьян гаиләсендә туа. Гаиләдә өченче бала булган.

Лейпциг авыл хуҗалыгы институнында (Алмания) һәм Небраска университетында (АКШ) укый. 1913 елда Латвиягә кайта.

1917 елда — Вакытлы хөкүмәтнең Лифляндия губернасы буенча комиссары. «Латыш крестьян берлеге»не (лат. Latviešu Zemnieku savienība) оештыручыларның һәм лидерларның берсе. 19181921 елларда — Латвия Вакытлы хөкүмәтенең рәисе.

19211934 еллар периодында — премьер-министр (4 тапкыр), хәрби министр, тышкы эшләр министры (4 тапкыр), авыл хуҗалыгы министры (2 тапкыр).

1934 елның 15 маенда премьер-министр постында булган Улманис хәрби борылышны оештыра: парламентны һәм бөтен сәяси фиркаләрне куып тарата, ә 1936 елда үз-үзеңне президент постына билгели. Рәсми рәвештә «милләт атасы» һәм «юлбашчы» исемнәрен йөрткән.[1]

Латвиягә совет гаскәрләр кергәннән соң, 1940 елның 21 июньдә отставкага чыга; совет хөкүмәтенә пинсә бирү һәм Швейцариягә китү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итте. 1940 елның 22 июньдә Мәскәү аша Ворошиловскка депортацияләнә. 1942 елның 1 августта Красноводск шәһәренә күчерелә; юлда дизентерияне эләктерә һәм шул ук елның 20 сентябрендә үлә.

Remove ads

Галерея

Моны да карагыз

Тышкы сылтамалар

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads