Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте
үзәкләштерелгән дини оешма (Кемерово өлкәсе, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте, шулай ук Кузбасс мөхтәсибәте (рус. Духовное управление мусульман Кемеровской области, ДУМ КО, Кузбасский мухтасибат) – Кемерово өлкәсе мөселманнарын берләштерүче үзәкләштерелгән дини оешма. Россия мөселманнары Дини җыены составында. 2008 елда Кемерово шәһәрендә төзелгән «Мөнирә» мәчете нигезендә өлкәдәге мөселман җәмгыятьләрен берләштереп оештырылган.[2].
Remove ads
Тарих
1988 ел ахырында Кемерово мөселманнары мәчет өчен йорт сатып ала. Мөселманнарның бергә җыелып намаз уку мөмкинлеге бирүче даими урыны барлыкка килә. Бу датаны өлкәдә ислам җәмгыятен формалаштыруның башлангычы дип санарга мөмкин. Алга таба Сарсаз, Анжеро-Судженск, Березовский, Белово, Киселёвск, Прокопьевск, Новокузнецк һәм Осинники торак пунктларында һәм Прокопьевск районы Верх-Егос авылында мәчетләр барлыкка килә. Хәзерге вакытта Ижмор, Юрга районнарында, шулай ук Ленинск-Кузнецкида мәчетләр төзү эшләре бара. Междуреченск белән Юргада төзелешне башлау планлаштырыла[3].
Remove ads
Кузбасста мөселман халкы
Руслар: 2 664 816, Татарлар: 51 030, Украиннар: 37 622, Алманнар: 35 965, Чуашлар: 15 480, Белоруслар: 11 554, Беларуслар: 10 715, Әрмәннәр: 10 104, Әзербайҗаннар: 7 250, Мордвалар: 7 221, Таҗиклар: 4 474, Башкортлар: 3 161, Үзбәкләр: 3 017, Удмуртлар: 2 665, Телеутлар: 2 534, Чегәннәр: 2 503, Казакълар: 1 919, Марилар: 1 548, Молдаваннар: 1 491, Чеченнар: 1 480, Яһүдләр: 1477, Поляклар: 1 389, Грузиннар: 1 347, Кыргызлар: 1 219. Милләтен күрсәтмәгән затлар: 5241[4].
Remove ads
Диния нәзарәте
Озак вакыт дәвамында мөселманнарның өлкәдә бердәм үзәге булмый. 2008 елда Кемерово шәһәрендә «Мөнирә» мәчете ачыла, аның нигезендә Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте оештырыла. Кузбасс мөселманнары бер үзәккә берләшү фикеренә акрынлык белән килгән.
Мөселман оешмалары
Оешкан вакытта (2009 елның февралендә) Диния нәзарәтенә 6 мөселман оешмасы кергән. Хәзерге вакытта (2022 елга) Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте составына 22 мөселман оешмасы керә:
- Кемерово шәһәренең «Мөнирә» мөселман оешмасы
- Междуреченск шәһәре «Нур» мөселман оешмасы
- Киселёвск шәһәренең «Ислам» мөселман оешмасы
- Прокопьевск шәһәренең «Рамазан мәхәлләсе» мөселман оешмасы
- Прокопьевск шәһәренең «Нәсыйха» мөселман оешмасы
- Прокопьевск районы Верх-Егос авылының «Сәҗдә» мөселман оешмасы
- Березовский шәһәренең «Минфәхирә» мөселман оешмасы
- Анжеро-Судженск шәһәренең «Ватан – Отечество» мөселман оешмасы
- Ленинск-Кузнецкий шәһәренең «Мөхәррәм» мөселман оешмасы
- Белово шәһәренең «Ихсан» мөселман оешмасы
- Осинники шәһәренең «Нур-Ислам» мөселман оешмасы
- Новокузнецк шәһәренең «Абду Рахмон» мөселман оешмасы (имам-хатиб Амиржон Ризоев)
- Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мөселман оешмасы (имам-хатиб Әнвәр Әширов)
- Юрга шәһәре мөселман оешмасы
- Юрга районы Сарсаз авылы мөселман оешмасы
- Юрга районы Кышлау авылы мөселман оешмасы
- Ижмор районы Җылы Чишмә авылы мөселман оешмасы
- Мариинск шәһәре мөселман оешмасы
- Гурьев районы мөселман оешмасы
- Кемерово районы Усть-Хмелевка авылы мөселман оешмасы
- Мыски шәһәрендә Азәрбайҗан мәдәни үзәге каршында шигый мәчете бар.
Remove ads
Ислам мәгарифе
«Мөнирә» мәчете базасында гарәп каллиграфиясе, Коръән уку, Ислам белемнәре нигезләре курслары оештырыла. Дәресләр һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 10.00-18.00 үткәрелә (уку яшь төркемнәре буенча үткәрелә), 2010 елның октябреннән гарәп телен өйрәнү курслары уздырыла [5].
Хәтер
2022 елның 4 июлендә Кемерово шәһәренең «Мөнирә» мәчете территориясендә Идел буе Болгарстанының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган стела куела. Мемориал «Болгар – Көнчыгышка юл» проекты кысаларында «Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм итү фонды» акчасына һәм Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү мөфтие Альбир хәзрәт Крганов булышлыгы белән куелган һәм «Болгар ата-бабаларына буыннар рәхмәте» (рус. Благодарность потомков булгарским предкам) дигән исемгә лаек булган [6].
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads