Кудымкар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Куды́мкар (рус. Кудымкар, коми-перм. Кудымкар) — Пермь краенда урнашкан шәһәр (1938 елдан), Кудымкар районының административ үзәге. 2005 елга кадәр — Коми-Пермяк автономияле округының үзәге.
Халык саны — 28 984 кеше (2010).
Remove ads
География
Шәһәр Иньва елгасында тора, Пермьнан 201 км төньяк-көнбатышка таба урнаша. Шәһәр аша Гайнә—Менделеевск трассасы уза.
Тарих
Язма чыганакларда Кудымкар беренче тапкыр 1579 елда телгә алына.
1908 елда Кудымкарда 1108 кеше яшәгән. Бу вакытта ул Пермь губернаның Саликам өязенең 3-нче станы башлыгы резиденциясе булган. Монда 4-класслы шәһәр училищесы, зимства хатын-кызлар мәктәбе, китапханә, хастаханә, ветеринар пункты, Кува елгада тегермән һәм плотина, урманчылыгы, кулланучылар җәмгыяте, ятимнәр йорты һәм гарипләр йорты булган.
1909 елда почта-телеграф бүлекчәсе ачыла. 1925 елда Кудымкар Коми-Пермяк милли округының үзәге була. 1931 елда Кудымкар шәһәр тибындагы посёлогы статусын, 1938 елда — шәһәр статусын ала.
1927 елда педагогик училище, 1929 елда урман техникумы, 1930 елда — авыл хуҗалыгы һәм медицина техникумнары ачылалар. 1931—1934 елларда Гайнә—Менделеево магистрале төзелә, ул Кудымкарны Транссебер магистрале белән тоташтыра.
Remove ads
Халык
1959[2] | 1970[3] | 1979[4] | 1989[5] | 2002[6] | 2010[7] |
---|---|---|---|---|---|
21 801 | 26 350 | 28 375 | 33 451 | 31 914 | 28 984 |
Милли состав
Мәдәният
- «Шондыбан» — 1939 елдан башлап иҗат итүче коми-пермяк милли ансамбле.
Икътисад
- ААҖ «Молоко»
- ААҖ «Мясокомбмнат»
- икмәк комбинаты
- азык-төлек комбинаты
- җимеш комбинаты
Югары уку йортлары
- Урал дәүләт лесотехника университетының филиалы
- Удмурт дәүләт университетының филиалы
Фотогалерея
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads