Кырым Автономияле Республикасы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Кырым Автономияле Республикасы
Remove ads

Кырым Республикасы белән бутамагыз.

Кыска фактлар Ил, Статус ...
Thumb
Кырымда милли состав

Кырым Автономияле Республикасы яки Кырым Мохтари Җөмһүрияте (рус. Автономная Республика Крым, укр. Автономна Республіка Крим, кырымтат. Qırım Muhtar Cumhuriyeti, Къырым Мухтар Джумхуриети), КАҖ (укр. АРК, кырымтат. QMC, КъМДж) — Кырым ярымутравының күпчелек өлешен биләп торган автономияле республика, Украина составына керә.

Территориясе составына Акъяр шәһәр шурасына буйсынган ярымутрауның көньяк-көнчыгышы кермәгән.[2].

2014 елда Кырым кризисы нәтиҗәсендә 11 мартта Кырым парламенты Украинадан бәйсезлек игълан итә. 16 мартта Кырымда узган Кырым статусы турында референдум нигезендә 18 мартта Россия Федерациясе составына Кырым Җөмһүриятен кабул итү турында килешү имзалана[3].

Remove ads

Географиясе

Төп мәкалә: Кырым

Кырым ярымутравы географик яктан Украина көньягында урнашкан ярымутрау.

Кара һәм Азак диңгезләре тарафыннан юыла. Ярымутрау көньягында Кырым таулары урын били. Иң зур ноктасы — 1545 м биеклеге булган Роман-Кош тавы.

Материк белән Перекоп күчеше аша төньяктан тоташкан. Ярымутрау көньягында Керич, көнбатышында Тарханкут ярымутраулары урнашкан.

Кырымда 257 елга ага. Иң озыннары — Салгир, Альма, Билбәк. Шулай ук ярымутрауда 50 дән артык тозлы күл бар.

Remove ads

Тарихы

Thumb
Кырымда юнан колонияләре

2014 елның 6 мартында Кырым Югары Шурасы Кырым Республикасының Россия Федерациясе составына субъект буларак керү турында карар кабул иткән.[5]

11 мартта Кырым хөкүмәте Автономия статусын Җөмһүрият статусына үзгәртә[6].

Remove ads

Халкы

Кырым халык саны 1969,8 мең кешене тәшкил итә (2008 ел). Иң зур шәһәрләр — Акъяр, Акмәсҗит, Керич.

2001 ел Халык санын алу нәтиҗәләренә күрә халыкның 58,3 % — руслар, 24,3 % — украиннар, 12,1 % — кырым татарлары, 1,4 % — беларуслар, 0,5 % — татарлар тәшкил итә[7].

Диннәр

Thumb
Хан мәчете, Бакчасарай каласы.

Кырым Республикасында 50 диндәге һәм дини юнәлешләрдәге 1362 дини оешма теркәлгән. 1330дан артык дини җәмгыять оешмасы, 9 дини уку йорты эшләп килә. 690 бина дини оешмалар карамагында яки милке булып тора[8].

1991 елдан башлап республикада 166 дини бина корылган, шул исәптән 80 мәчет тә.

Кырымның традицион диннәре булып украиннарның, әрмәннәрнең, грекларның, болгарның һәм русларның күпчелеге тоткан православие, кырым татарларының, татарларның, төрекләрнең күпчелеге тоткан сөнни-ислам дине, яһүд дине, караимчылык, католикчылык, әрмән апостол христианлыгы тора.

Remove ads

Иң зур шәһәрләре

Thumb
Ялта порты
Thumb
Чуфут-кала. Кенасса.
Remove ads

Телләре

2001 елгы бөтен Украина җан исәбе алу буенча 11,4 % халыкның туган теле булып кырымтатар теле, 10,1 % халыкның украин теле, 77 % халыкның туган теле булып рус теле саналган[9].

Кырым АҖендә дәүләт һәм рәсми телләр дигән төшенчәләр юк. Де-факто рәсми телләр буларак күберәк украин һәм рус телләре кулланышта йөри. Кырым Конституциясенең 10нчы статьясы буенча, «Кырым Автономияле Республикасы җирендә украин теле белән бергә рус, кырымтатар һәм башка милли телләрнең дә үсеше тәэмин ителергә тиеш».

Remove ads

Кырым мәдәнияты

Кырымда кайчандыр яшәгән һәрбер халык аның мәдәниятында үз йөзен калдырган. Милли архитектурада «кырым юнәлеше» үскән. Кырымда, аеруча, башка территорияләрдә тыелган архитектура таралыш тапкан.

Монда борынгы грек, итальян, төрек, татар, әрмән архитектура корылмаларын күреп була. Кырым Россия составына кергәч, шулай ук, рус стиле дә тарала.

Истәлекле урыннары

Thumb
Карлыгач оясы
  • Тимерче-җәйләү тавы буендагы Фуна ныгытмасы.
  • Алушта шәһәрендә Алустон ныгытмасы.;
  • Аю-таудагы урта гасыр кирмән калдыклары;
  • Генуэз диварлары җимерекләре (Гурзуф);
  • Ай-тодордагы Харакас рим ныгытмасы җимерекләре.
  • Таврик Херсонес шәһәре калдыклары (Акъяр);
  • XV гасырдан калган Чембало ныгытмасы манаралары (Балаклава);
  • Каламит ныгытмасы (Акъяр буенда);
  • Мәгарә калалары: 13-15 гасыр: Мангуп, Сөйрән ныгытмасы, Иске-Кирмән; Челтер, Шулдан, Челтер-Коба (Бакчасарай янында); Кыз-Кирмән, Тепе-Кирмән, Чуфут-Кала; Бакла; Качи-Кальон монастыре(Бакчасарай яны);
  • 16-18 гасырлар: Бакчасарайдагы Хан сарае.
  • Судак янындагы 15 манарасы һәм диварлары сакланып калган Генуэз ныгытмасы;
  • Асандра, Кутлак, Чобан-Кале ныгытмалары;
  • Кефедәге Генуэз ныгытмасы;
  • Иске Кырымдагы чиркәү-монастырьлар.
  • Үзбәк хан мәчете (1314 елгы) һәм 14 гасыр мәдрәсәсе, Иске Кырымдагы Коршын-Җәми мәчете (10-12 гасырлар)
  • Караим кенасслары (Кизләү).
Remove ads

Фән

Кырымда Украинаның эре фәнни океанографик (Акъяр, Керич), эколого-биологик (Кара-тау вулканнар массивы), тарихии-археологик, курортологик, аграр, хәрби, авиацион, медицина, шәрабчелек үзәкләр урнашкан.

Университетлар — Таврий милли университеты, С. И. Георгиевский ис. Кырым дәүләт медицина университеты, аграр, Акъяр милли техника университеты. Кырымның көньягында Украинадагы иң зур Кырым астрофизик обсерваториясе һәм аның филиалы булган Симеиз обсерваториясе урнашкан.

Икътисады

Төп юнәлешләре — сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм туризм. Кырымда 530лап эре һәм урта предприятия оешмалары урнашкан.

2014 елга Кырым ярымутравы Россиянең Краснодар төбәге белән тоташачак күпер төзелү планлаштырыла[10].

Авыл хуҗалыгының төп тармаклары: бакчачылык, йөземчелек, игенчелек һәм чәчәкләр үстерү.

Республиканың чыгым бюдҗеты — 2 млрд 460,1 млн грн, ә керем бюдҗеты — 2 млрд 491,1 млн грн[11].

Икътисадының территориаль структурасы

Подробнее Икътисади микрорайон, Составы ...
Remove ads

Туризм

Кырымда икътисадның төп тармакларының берсе булып туризм тора. Биредә туризм 19 йөзнең икенче яртысында үсә башлый. Юллар, аеруча тимер юллар, төзелеше үсеш тапкач бирегә Россия Империясеннән бик күп туристлар ял итәргә килә башлый. Биредә бик күп ял сарайлары, җәйге бакчалар, йортлар корыла башлый. Аеруча зур үсешкә Кырым Ленин декретларыннан соң ирешә. Кырым Бөтенсоюз сәламәтләндерү үзәгенә әйләнә. Ә инде 1991 елдан соң туризм башка юнәлеш ала: туристлар санаторийларга караганда өстенлекне комда, диңгез ярында ял итүгә, актив ялга бирә башлый.

Кырымда бик күп ял йортлары, санаторийлар, лагерлар (мәсәлән, Артек) урнашкан. Иң популяр ял урыннары — Ялта һәм Алушта, Судак, Акъяр , Кизләү. Акъяр, төрле сугышлар күргән кала буларак, иң популяр урын булып санала.

Remove ads

Сәяси системасы

Кырым АРның хәкимият органнары булып, элегерәк «Кырым Автономияле Җөмһүриятенең Югары Радасы» дип аталган, Кырым Автономияле Җөмһүриятенең Югары Шурасы вәкиллекле органы[12] һәм хөкүмәт — Кырым Автономияле Җөмһүриятенең министрлар Шурасы тора. Җөмһүрияттә президент посты юк. Премьер-министр Кырым Автономияле Җөмһүриятенең Югары Шурасы һәм Украина президенты тарафыннан билгеләнеп куела.

Кырым Автономияле Җөмһүрияте Конституциясе 1998 елның 21 октябрендә кабул ителеп, 1999 елның 11 гыйнварында көчкә керә.

2010 елның мартыннан Кырым Җөмһүрияте премҗер-министры булып Василий Джарты куела[13][14].

2010 елның 17 мартыннан алып Кырым Автономияле Җөмһүрияте Югары Шурасы рәисе булып Владимир Константинов тора[15].

Административ — территорияль бүленеше

Кырым Республикасы 25 административ-территориаль бүленештән тора: авыл халкы өстенлек иткән 14 район һәм шәһәрләргә буйсынган 11 территория.

Фотосурәтләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads