Кытай Җөмһүрияте

From Wikipedia, the free encyclopedia

Кытай Җөмһүрияте
Remove ads


Кыта́й Респу́бликасы (кыт. трад. 中華民國, гади. 中华民国, пиньинь Zhōnghuá Mínguó, палл. {{{4}}}; еш кына дәүләтнең төп территориясен тәшкил итүче Тайвань утравының исеме буенча Кытай Республикасын Тайва́нь дип атыйлар) — Көнчыгыш Азиядә урнашкан өлешчә танылган дәүләт. Элек бер партияле системалы һәм хакимияте барлык Кытайга җәелгән дәүләт була, бүгенге көндә исә Тайвань утравын һәм аның тирәсендәге вак утрауларны үз кулында тотучы демократик дәүләт. БМОга нигез салучыларның берсе була.

Кыска фактлар Башкала, Халык саны ...
Remove ads

Географик урнашуы

«Тайвань өлкәсе» дип үз эченә Тайвань, Пенху, Җиньмень, Мадзу һәм башка вак утрауларны үз эченә алучы һәм якынча 36 191 км² мәйдан биләүче территория атала.

Тайвань утравының озынлыгы 394 км һәм иң киң урынында 144 км тәшкил итә. Яр сызыгы озынлыгы 1566 км (Пенху архипелагы утрауларын да исәпкә кертеп). Материктан киңлеге 130дан 220 кмга кадәр булган Тайвань бугазы белән аерылган.

Дәүләт гимны

三民主義

三民主義,吾黨所宗,

以建民國,以進大同。

咨爾多士,為民前鋒;

夙夜匪懈,主義是從。

矢勤矢勇,必信必忠;

一心一德,貫徹始終。

Тайвань диалектындагы транскрипциясе:

Sān’mín’ chǔyì

Sān’mín’ chǔyì, wú dǎng sǒ chūng,

Yǐ jiàn Mín’guó, yǐ jìn Dàtóng.

Zī ě duō shì, wèi mín qiánfēng;

Sù yè fěi xiè, Zhǔyì shì cóng.

Shǐ qín shǐ yǒng, bì xìn bì chōng;

Yì xīn yì dé, guànchè shǐ chōng.

Путунһуа транскрипциясе:

Sānmín zhǔyì, wú dǎng suǒ zōng,

Yǐ jiàn mínguó, yǐ jìn dàtóng.

Zī ěr duō shì, wèimín qiánfēng;

Sùyè fěi xiè, zhǔyì shì cóng.

Shǐ qín shǐ yǒng, bì xìn bì zhōng;

Yīxīn yī dé, guànchè shǐzhōng.

Тәрҗемәсе:

San’min’ çui – bezneñ teräk:

İrekle ildä – xörriät.

Härbarçabız – yaqın tuğan,

Qaharmannar iñen quyğan.

Ber fikerdä, ber teläktä,

Urtaq maqsat – här yöräktä.

Утрауның дәүләт гимны Тайваньның үзендә “Халыкның өч принцибы” (三民主義) дип атала. Бу принциплар Сунь Ятсен тарафыннан 1924 елда игълан ителгән булган: Миллилек, Халык хакимияте һәм Халыкның мул тормышы. Хәзер әлеге атама халыкара мәйданда кулланылмый, музыкаль символны “Кытай Җөмһүрияте милли гимны” дип кенә йөртәләр. Ул Кытай Җөмһүрияте байрагы күтәрелгәндә яки төшерелгәндә дәүләт гимныннан соң башкарыла. Әйтик, иртә белән мәктәпләрдә дәресләр башланыр алдыннан. Элегрәк ул “Тайпей Кытае” дип аталган такым Олимпия уеннарында беренче алтын медален яулап алгач та кулланылган иде.

Башта бу җыр текстында "...кыю булыйк, затлы булыйк, илебезне саклап калыйк" дигән юллар да бар иде. Хәзер алар төшеп калды.

Remove ads

Административ бүленеш

Муниципалитетлар

Thumb
Кытай Республикасы тарафыннан кәнтрүл астында тотылган территорияләрнең административ бүленеше

市 [shì] шәһәр, муниципалитет

Подробнее Шәһәр, Кытай иероглифлары ...

Өязләр

縣 (гади. 县) [xiàn] өяз, өлкә. (台灣省, 臺灣省)

Тайвань провинциясендә:

Подробнее Өяз, Оригиналь аталышы ...

Фуҗан провинциясендә: (福建省)

Подробнее Өяз, Кытай иероглифлары ...

Провинциаль муниципалитетлар (市)

Подробнее Шәһәр, Кытай иероглифлары ...

Халкы

2009 ел исәбе буенча Кытай Республикасы халык саны 23 119 772 кеше. Халык тыгызлыгы буенча ул дөньяда 15 урынны алып тора. Көнбатыш ярында халык тыгызлыгы көнчыгыш ярына караганда югарырак.

Халыкның күпчелеге шәһәр агломерацияләрендә яши. Алар арасында иң эреләре: Тайпей (6 607 115 кеше), Гаосюн (2 752 008), Тайчжун — Чжанхуа (2 161 327), Таоюань (1 814 437), Тайнань (1 237 886), Синьчжу (671 464), Цзяи (373 417). Барысы да көнбатыш ярда урнашканнар. Иң эре шәһәрләр: Тайпей (2 620 273), Гаосюн (1 526 128), Тайчжун (1 067 366), Тайнань (768 891), Синьчжу (396 983), Цзилун (390 299), Цзяи (272 718).

Милләтләр һәи телләр

Тайвань халкының 98 % — этник кытайлар (хань), 2 % — «гаошань»-аборигеннар (Тайвань утравының борынгы халкы). Рәсми тел — кытайча (гоюй), ләкин күпчелек кытай теленең тайвань һәм хакка диалектларында сөйләшә.

Remove ads

Мәдәният

Дин

Тайваньдә дин тоту иреге Конституция нигезендә гарантияләнгән, һәм илдә төрле диннәр бар — барлыгы 26 дин рәсми рәвештә танылган, кешеләр теләсәләр, башка диннәргә ирекле рәвештә табына ала. Хөкүмәт статистикасы күрсәткәнчә, халыкның 94 % буддизм, даосизм һәм конфуций дине иярүчеләре булып киләләр, буддачылык тайваньлеләрнең якынча 35,1 % ы куллана торган иң популяр дин санала, ә аннан соң даосизм (33,0 %) килә. Христианлык (3,9 %) һәм Игуандао (3,5 %) өченче һәм дүртенче урында, азчылык ислам тарафдарлары бар. Якынча 18,7 % тайваньле бер дингә дә ышанмый.

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads