Латыш (Мордовия)

Латыйш авылы, Кадошкино р-ны From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Латыш авылы (рус. Латышовка) — Мордовиянең Кадошкино районына керүче татар авылы. Потиж елгасы буенда урнашкан.

Кыска фактлар Латыш, Дәүләт ...

Авылны темников татарлары нигезли. 2008 елда 261 йорт исәпләнгән, 248 йортта 607 кеше тора.

Авылда 1869 елга 127 йорт булган.

Авыл атамасы, имеш, аның хуҗасы булып торган морза Осташко Латышевтан килә.

Латыш авылы шактый зур татар авылы, ул олы юл (СаранскКовылкин) өстенә урнашкан, газы-суы кергән, хакимият үзәге үзләрендә, урта мәктәп, мәчет, клуб бар. Авылда 650 кеше яши, халык игенчелек һәм малчылык белән шөгыльләнә, фермерлары бар, 600 чакрым ераклыктагы Мәскәүгә барып эшләүчеләр дә бар. Шулай ук район үзәгенең якынлыгы, ерак түгел электротехника заводы булуы, Кадошкинода Голландия технологиясе белән роза чәчәкләре үстерүче теплицаның эшләп торуы да авыл халкына файдалы. Халыкның милли ягы да көчле булып чыкты, биредә саф татарча сөйләшәләр, сабантуйлар уздырыла.

Элек авылда 4 мәчет булган, совет заманында алар барысы да беткән. Хәзерге мәчет исә элеккеге балалар бакчасын үзгәртеп эшләнгән. 68 кеше «Батырлык өчен», 42 — «Хәрби хезмәтләр өчен», 185 — тылда эшләгән өчен медальләргә лаек булганнар.

Икенче дөнья сугышында авылдан 238 кеше катнаша. Авылда данлыклы миллиончы-колхоз «Ленинча» эшләп торган. 1956 елда ул бөтен Мордовиягә иң бай күмәк хуҗалык булып таныла, чөнки елына 2 млн сум табыш белән тәмамлаган.[3]

1970 елларда салынган яңа мәктәптә татар теле укыту беркайчан да бетмәгән, 2000 еллар ахырында югары классларда атнасына 6 сәгать, түбән классларада 5 сәгать татар теле һәм әдәбияты укытыла. Мәктәптә татар теле кабинеты бар, 2 укытучы ана телен укыта.

Remove ads

Халык

2002[4]2010[4]
663578

Милли состав (2002): татарлар – 94,4%.[5]

Искәрмәләр

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads