Ковылкино
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ковылкино (мукш. Лашма, рус. Ковылкино) — Мордовиядә урнашкан шәһәр (1960 елдан), Ковылкино районының административ үзәге.
Халык саны — 21 307 кеше.[3]
Remove ads
География
Шәһәр Мокша елгасы өстендә, Сарансктан 116 километрга көньяк-көнбатышрак урнаша. Рузай — Рязань тимер юлында Ковылкино станциясе (Куйбышев тимер юлы).
Исем чыганагы
Шәһәр элемтә юллары халык комиссариатының әгъзасы Степан Ковылкин хөрмәтенә 1919 елда аталган.
Тарих
Ковылкино 1892 елда Арапово станция янындагы бистәсе буларак нигезләнә.
1919 елда Арапово станциясенә Ковылкино исеме кушыла.
1928 елдан — Ковылкино районы үзәге.
1940 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.
1960 елда шәһәр статусын ала. 1963 елдан — республика буйсынудагы шәһәр.
Халык
1939[4] | 1959[5] | 1970[6] | 1979[7] | 1989[8] | 2002[9] | 2010[3] |
---|---|---|---|---|---|---|
~5 100 | 10 484 | 17 300 | 19 996 | 21 615 | 21 803 | 21 307 |
Икътисад
«Универсал» заводы, агач эшкәртү заводы, май ясау заводы, элеватор, спирт заводы.
Югары уку йортлары
- Н.П. Огарёв исемле Мордовия дәүләт университетының филиалы
Тышкы сылтамалар
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads