Молдавия Совет Социалистик Республикасы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Молдавия Совет Социалистик Республикасы
Remove ads

Молдавия Совет Социалистик Республикасы (Молдавия ССР, МССР, Молдавия, молдав. Република Советикэ Сочиалистэ Молдовеняскэ, рус. Молдавская Советская Социалистическая Республика) — ССРБ республикаларының берсе. 1990 елның 5 июненнән бирле рәсми рәвештә Молдова Совет Социалистик Республикасы (ССР Молдова) исемен йөрткән.

Кыска фактлар

Башкаласы Кишенәү шәһәрендә урнашкан.

Remove ads

Тарих

МССР 1940 елның 2 августында Румыниядән аннексияләнгән Бессарабия һәм Молдавия АССР өлешләреннән барлыкка килгән.

1990 елның 23 июнендә МССР Югары шурасы суверенлык турында декларацияне кабул итә[2] 1991 елның 23 маенда МССР Югары шурасы республика исемен Молдова Республикасына алыштыра. Шул ук елның 27 августында Молдова парламенты Молдованың бәйсезлеген игълан итә.

Халык

1959[3]1970[4]1979[5]1989[1]
2 884 477 3 568 873 3 947 386 4 337 592

Милли состав (1989): молдаваннар — 64,5 %, украиннар — 13,8 %, руслар — 13,0 %, гагаузлар — 3,5 %, болгарлар — 2,0 %, яһүдләр — 1,5 %.

Идарә-җир төзелеше

1987 елда Молдавия Совет Социалистик Республикасы эченә 40 район кергән[6].

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads