Мансур Закиров (1968)

сукырайган рәссам (Пермь - Мәскәү, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia

Мансур Закиров (1968)
Remove ads

Бу Пермь рәссамы турында мәкалә, Шөгер рәссамы турында моннан укыгыз

Кыска фактлар Мансур Закиров, Туган телдә исем ...

Мансур Закиров, Мансур Муллаян улы Закиров (Мансур Муллаянович Закиров; 1968 елның 30 июне, СССР, РСФСР, Пермь2004 елның 5 декабре, РФ, Мәскәү) ― сукырайган рәссам-реалист, «Филантроп» фондының «Преодоление» махсус премиясе лауреаты (2002).

Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Кыска фактлар Тышкы рәсемнәр ...
Кыска фактлар Тышкы рәсемнәр ...
Кыска фактлар Тышкы рәсемнәр ...

1968 елның 30 июнендә [1] Пермь шәһәрендә туган. Балачактан рәсем ясарга яраткан, сигез яшендә сәнгать мәктәбенә укырга кергән. Ун яшендә инде рәссам булырга ныклы карар кылган. Унбиш яшендә аның сул күзе кинәт сукырайган, әмма бу аңа Пермь педагогия училищесының (2006 елдан 4нче Пермь педагогика көллияте[2]) сәнгать-графика бүлегенә укырга керергә комачауламаган. 1987 елда, яртылаш сукыр хәлдә, 4нче Пермь педагогия училищесының сәнгать-график бүлеген тәмамлый, аннары ике ел 12нче училищеда һәм Киров исемендәге Мәдәният сарае каршындагы халык сәнгать студиясендә рәсем укыта. 1993―1995 елларда С.М. Киров исемендәге Мәдәният сараенда студия җитәкчесе була. Табибларның уң күзен саклау кирәклеге турындагы катгый таләпләренә карамастан, күп шөгыльләнгән, училищены тәмамлаган һәм юнәлтү буенча Пермь шәһәре ПТУына изостудия белән җитәкчелек итәргә җибәрелгән.

Рәссам сукыраясын сизә һәм иҗади эзләнүләрен дәвам итә. Ул вакытта Мансур өчен һәр сәгать мөһим була. Күп санлы операцияләрдән соң ул рәсем ясавын дәвам иткән, ләкин күзенең чите белән генә күргән. 1995 елда Мансурга соңгы операция ясалган, аннан соң рәссам Пермьгә бөтенләй сукыраеп кайткан.

2002 елдан Мансур Мәскәүдә яшәгән һәм эшләгән. Шул ук елда ул «Филантроп» фондының «Преодоление» махсус премиясе лауреаты булган.

2004 елның 5 декабрендә, каты авырудан соң, вафат булган[3].

Remove ads

Иҗаты

Thumb
Агач панно («койма») үрнәге

Рәссам башта реалистик рәсем сәнгатендә эшли, аның бер күләмле эше милли-татар тематикасына ясалган. 1992―1995 елларда күрү сәләте акрынлап югалу белән аның рәсемнәре линеар сәяси-ироник символизм характерына ия була бара. 1995 елда тулысынча күрү сәләтен югалта, әмма шул ук елның июлендә агачка барельефлы уеп ясауны үзләштереп, агач кисәргә керешә. Бу халык-көнкүреш гротескы белән символизм стилендәге полихромлы күп фигуралы композицияләр булып чыга. Рәссамның бармак очлары пумала булып хезмәт иткән. Иҗатының төп темасы ― чәчәкләр[4].

Рәссамның күрә алган чоры эшләре шактый төрле, автор символизмда һәм авангардта үзен табарга тырышкан. Ләкин аларда инде ирониягә һәм образны гадиләштерүгә омтылыш сизелә, соңыннан болар тулысынча рәссам ясаган «коймалар»да чагылыш тапкан. Рәссам дөнья белән сәнгати аралашуның үз ысулын уйлап тапкан. Бу оригиналь метод гадәти булмаган, халык фольклорына якын торучы артефактлар (агач панно) тудырган – рәссам үзе аларны «коймалар» (рус. заборы) дип атаган[5]. Бер «койма»ны рәссам ике ― ике ай ярым ясаган. Нәкъ менә сукырайган рәссам агачтан кисеп ясаган «коймалар», төркемләп ясалган агач портретлар, пейзажлар һәм жанр эшләре Мансур Закировка (вафатыннан соң) танылу китергән. Мансур үзен наив рәссам дип санамаса да, аның панноларын еш кына наив (беркатлы) сәнгатькә кертеп карыйлар. «Коймалар»да авторның укымышлы булуы, күп төрле сәнгати алымнарны белүе ачык күренә.

2001 елда, агач белән эшләүдән туктамыйча, майлы буяу белән рәсем ясауга кайта. Бу чорда аның сәнгать иҗатында төп тема чәчәкләр була, эшләренә «Сукыр Мансур» (рус. Слепой Мансур) дип имза куя.

Рәссам хезмәтләре белән 40 тан артык күргәзмәдә катнашкан (шул исәптән, Дәүләт Третьяков галереясында, «Ярославль Кремле» дәүләт музей-тыюлыгында). Мәскәүнең В. Высоцкий музеенда Александр Скляр[d] белән «Истәлекләрдә һәм төшләрдә чәчәкләр» (рус. Цветы в воспоминаниях и снах) дигән уртак проектны тормышка ашырган.

Эшләре Дәүләт Третьяков галереясында, Бөтенроссия декоратив-гамәли сәнгать музеенда (Мәскәү), Мәскәү Заманча сәнгать музеенда, Пермь дәүләт сәнгать галереясында, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Үзәк музеенда, Геннадий Селезнев, Михаил Швыдкий, Юрий Соломин һәм Юрий Шевчукның[6], шулай ук Россия, Англия, Германия, Швеция, Көньяк Корея рәсем сәнгатен яратучыларның шәхси коллекцияләрендә саклана [7].

Remove ads

Шәхси тормышы

Мансурның иҗат эшендә хатыны Ольга зур ярдәм күрсәткән.

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads