Мари автономияле өлкәсе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Мари автономияле өлкәсе (рус. Марийская автономная область, чирм. Марий автоном велым) — 1920—1936 елларда булган РСФСР составында административ-территориаль берәмлек.
Башкала — Краснококшайск (1927 елдан — Йошкар-Ола) шәһәре.
Remove ads
Тарих
Мари автономияле өлкәсе 1920 елның 4 ноябрендә болын һәм таулы чирмешләр өчен автономияле берәмлеге буларак оештырылган.
1929 елда Түбән Новгород өлкәсе (аннан соң — Түбән Новгород крае, Горький крае) составына кертелә.
1936 елның 5 декабрендә Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корыла.
Административ бүленеше
1921 елда Мари АӨ Краснококшайск (1929 елдан — Йошкар-Ола), Козьмодемьянск һәм Сернур кантоннарга бүленгән.
1924 елда Звенигово, Мари-Төрек, Морки, Оршанка, Торъял һәм Юрино кантоннары барлыкка киләләр.
1931 ел да милли районнар оештыралар — Татар районы (1932 елдан — Бәрәңге районы) һәм Таулы Мари районы (1935 елдан — Козьмодемьянск районы). Шул ук елда Козьмодемьянск һәм Юрино кантоннары юкка чыгарылалар.
1932 елда барлык кантоннар районнарга үзгәртеп корылалар.
1935 елда Косолапово, Куженер һәм Ронга районнары, ә 1936 елда Пектубаево, Сотнур, Еласы һәм Юрино районнары барлыкка киләләр.
Remove ads
Милли состав
1926 елның җанисәбе буенча:
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads