Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасы (рус. Марийская Автономная Советская Социалистическая Республика, чирм. Марийский Автономный Советский Социалистический Республика) — РСФСР составында автономияле республика.
Башкала — Йошкар-Ола шәһәре.
Remove ads
Тарих
Мари АССР Мари автономияле өлкәсе территориясендә 1936 елның 5 декабрендә оештырыла.
Халык хуҗалыгының үсешендә уңышлар өчен МАССР 1965 елда Ленин ордены белән, 1970 елда — Октябрь Революциясе ордены белән, ә 1972 елда — Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә.
1990 елның 22 октябрендә Мари Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корылган.
Административ бүленеш
14 районга бүленгән (1989).
- Бәрәңге районы
- Волжск районы
- Таулы Мари районы
- Звенигово районы
- Килемар районы
- Куженер районы
- Мари-Төрек районы
- Медведево районы
- Морки районы
- Оршанка районы
- Сернур районы
- Советский районы
- Юрино районы
- Яңа Торъял районы
1989 елда Мари АССР территориясендә 4 шәһәр һәм 19 эшчеләр посёлогы булган.[1]
Халык
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads