Мендель Хатаевич

From Wikipedia, the free encyclopedia

Мендель Хатаевич
Remove ads

Мендель Хатаевич, рус. Мендель Маркович Хатаевич (1893-1939) — ВКП (б) Татарстан өлкә комитеты җаваплы (беренче) сәркатибе (1925-1928). РСДРП (б) әгъзасы (1913 елның августыннан).

Кыска фактлар Мендель Хатаевич, Туган телдә исем ...
Кыска фактлар Мендель Хатаевич, ВКП (б) Татарстан өлкә комитеты җаваплы сәркатибе ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
М.М. Хатаевич
Thumb
Төрмәдә төшкән рәсеме. 1937

1893 елның 10 мартында (22 мартында) Һомел шәһәрендә туган. Яһүд башлангыч мәктәбен тәмамлагач, теш табиблыгына укый, гәҗит сатучы булып эшли, 19 яшендә гәҗит киоскы тотучы булып китә. 1913 елда Һомелдә большевиклар фиркасенә кабул ителә. 1914 елда, яшерен басмаханәдә листовкалар бастырганда, жандармнар кулына эләгә һәм Көнчыгыш Себергә сөрелә. 1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң гына, амнистия буенча иреккә чыга, Петроградка кайта.

Remove ads

Октябрь инкыйлабы

1917 елның мартында РСДРП (б) үзәк комитеты М. Хатаевичны, Полесье большевиклар оешмасын тергезү өчен, Һомелгә җибәрә. Алманнар Һомелне басып алганга кадәр, фирканең Һомел шәһәр комитеты рәисе урынбасары булып тора. 1918 елның февраленнән Самарда фирка шәһәр комитеты рәисе булып сайлана.

Ватандашлар сугышы

Самарны ак чехлардан саклаганда, каты яраланып, аларга әсир төшә. 1918 елның 7 октябрендә Кызыл Армия шәһәрне азат иткәч, төрмәдән чыгарыла. Ак полякларга каршы, Врангельгә каршы хәрәкәтләрдә дивизия сәяси бүлеге башлыгы буларак катнаша.

Фирка эшчәнлеге

1937 елның 9 июлендә кулга алына, 30 октябрендә атып үтерелә[2].

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1935 Ленин ордены № 1423 – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышлары һәм планнарны арттырып үтәгәне өчен.

Кызыклы факт

Киев суды 7 кешене (Сталинны, Молотовны, Постышевны, Кагановичны, Косиорны, Хатаевичны, Чубарьны) 1932-1933 елларда Украинада ачлык китереп чыгаруда (голодомор) гаепле дип тапты[3].

Чыганаклар

  1. Борцы за счастье народное. 2 нче китап. Казан: ТКН, 1983.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads